tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә “Шигърият дөньясында“ бәйгесе узды
Самара өлкәсендә “Шигърият дөньясында“ бәйгесе узды

Самара өлкәсендә “Шигърият дөньясында“ бәйгесе узды

Самара өлкәсенең региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм “Татар-Дуслык” сайты икенче тапкыр “Шигърият дөньясында” дигән бәйге уздырды. Чараның төп максаты – татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, татар шагыйрьләренең иҗади мирасын популярлаштыру, аларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү.

Күпсанлы үтенечләрне истә тотып, оештыручылар быелгы чараны Татарстанның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышлаганнар. Конкурста катнашу өчен шагыйрнең бер әсәрен яттан сөйләгәнне видеога төшереп, “Татар Дуслык” сайтына җибәрергә кирәк иде.

Бәйгегә барлыгы 83 эш кабул ителгән. Күпчелек катнашучылар – Самараның “Яктылык” татар һәм Камышлы районы мәктәпләре укучылары.  Шулай ук татарлар күмәкләшеп яшәгән Зубчаниновка бистәсеннән, Южный город һәм Крутые Ключи микрорайоннарыннан, Волжский районының Лопатино авылыннан да гаризалар кабул ителгән. Чыгышлар бәйгечеләрнең яшьләре буенча биш (“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар”, “Кече төркем” (1-4 сыйныфлар), “Урта төркем” (5-7 сыйныфлар), “Өлкән сыйныфлар укучылары” (8-11 сыйныфлар) һәм “Өлкәннәр”) төркемгә бүленгән иде.

Алты көн дәвамында «Татар-Дуслык» сайтында, шулай ук сайтның YouTube каналында «Тамашачылар симпатиясе» призына тавыш бирү барды.

Сайтта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1 урында – Илдар Байбиков

2 урында – Азалия Низамова

3 урында – Аделия Хайрова

Ютуб каналда тавыш бирү нәтиҗәләре:

1 урын – Ясминә Инсапова

2 урын – Нияз Минһаҗев

3 урын – Амилия Сәфиуллина

Ә профессиональ жюри бәйгечеләрнең чыгышларын түбәндәге критерийлар буенча бәяләде:

– шигырьнең сүзләрен яттан белү;

–дөрес интонация;

– сәнгатьле сөйләм;

– әсәрне чыгыш ясаучының яшенә карата туры китереп сайлау.

Нәтиҗәдә, иң югары балл җыеп, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче София Шәрәфетдинова (12 яшь) “Шигърият дөньясында“ конкурсының Гран-при иясе булды.

Конкурста катнашучылар диплом белән бүләкләнәчәкләр. Истәлеккә Роберт Мөгалим улы Миңнуллинның фотосүрәте дә тапшырылачак. Җиңүчеләрне кубоклар да көтә.

“Татар-Дуслык” сайтында, шулай ук бәйгечеләрнең чыгышларына карата комментарийларда оештыручылар исеменә бик күп рәхмәт сүзләре язылган. Милләттәшләребез бу чараның татар телен, мәдәниятебезне саклауда, балаларда ана телен өйрәнүгә карата кызыксыну уятуда мөһимлеген билгеләп үтәләр һәм шундый чаралар күбрәк булсын иде, дигән теләктә калалар.

tatar-duslyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*