tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Татар кызы” бәйгесенең ярымфинал этабы ачылу тантанасы узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Татар кызы” бәйгесенең ярымфинал этабы ачылу тантанасы узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Татар кызы” бәйгесенең ярымфинал этабы ачылу тантанасы узды

Бүген, 25нче август көнне, Бөтендөнья татар конгрессында Халыкара “Татар кызы” ярымфиналының ачылу тантанасы узды. Бирегә Россиянең 27 төбәгеннән һәм Германия, Великобритания, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстаннан 32 катнашучы килде.

Тантаналы ачылышта Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм котлаулар җиткерде.

-Безнең бик матур бер традициябез бар: “Татар кызы” проекты финалистлар белән иң беренче очрашу Бөтендөнья татар конгрессында үткәрелә. Сезнең өчен берничә көнлек бик кызыклы һәм файдалы программа әзерләнгән. Максатыбыз – сез Казан мохите белән, мондагы заманча татар яшьләре тормышы белән таныштыру. Сезнең бурычыгыз исә – үз туган төбәкләрегезгә кайтып, Казанда алган мәгълүмат һәм тәэсир белән уртаклашу, анда яшәүче милләттәшләребезне татар тормышында катнашырга  илһамландыру, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Очрашу барышында кызлар үзләре белән дә таныштырдылар. Алтай, Пермь, Красноярск, Краснодар крайларыннан,  Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Марий Эл һәм Чувашия Республикаларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов, Төмән, Тверь һәм башка төбәкләрдән килгән кызлар үз туган яклары, кайда белем алулары, нинди һөнәр ияләре булу хакында сөйләделәр. Алар арасында хокук белгечләре, киләчәктә медицина өлкәсендә хезмәт куючылар, уку-укыту юнәлешен һәм башка өлкәләрне сайлаучылар бар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Ринат Закиров кызларга тел мәсьәләсенә игътибар итәргә кушты.

-Татар теле -аралашу теле булырга тиеш. Сез аны якыннарыгызга, балаларыгызга, оныкларыгызга өйрәтергә тиешсез.  Татар халкының һәрвакыт үз тәрбия бирү системасы булган. Мондый бай мирасыбызны без сезнең аша гына саклап кала һәм киләчәк буыннарга тапшыра алабыз, – дип искәртте ул.

Ярымфиналда катнашучы кызлар шулай ук “Татар кызы” бәйгесе хакында үз фикерләре белән уртаклаштылар.

– Әлеге бәйге – үз-үзеңне сынап карау. Бирегә мин татар мәдәнияте хакында белемнәремне камилләштерү, яңа дуслар табу теләге белән килдем, – дип сөйли “Татар кызы” бәйгесенең Татарстан районнары арасыннан җиңүче булып килгән Саба кызы  Айгөл Котдусова.

Германиядән килгән Минхаҗева Назлыгөл исә: “Мин татар халкының бай мирасын дөньяга танытырга телим, “Татар кызы” проекты миңа шәхес буларак үсеш юлын күрсәтер дип өметләнәм, – диде.

25-31 август көннәрендә “Татар кызы” бәйгесендә катнашучы кызлар өчен төрле чаралар, мастер-класслар планлаштырылган, шулай ук танылган шәхесләр белән очрашулар, лекцияләр һәм башка чаралар көтелә.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*