tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсенең Камышлы халык театры сезонны Туфан Миңнуллин пьесасы белән ачты
Самара өлкәсенең Камышлы халык театры сезонны Туфан Миңнуллин пьесасы белән ачты

Самара өлкәсенең Камышлы халык театры сезонны Туфан Миңнуллин пьесасы белән ачты

Самара өлкәсендә Камышлы авылының 97 еллык тарихы булган халык театры үзенең чираттагы театр сезонын ачып җибәрде, дип яза “Камышлы хәбәрләре” татар газетасы.

Камышлы районында 10 меңнән күбрәк халык яши, аларның 80 проценты – татарлар.

Театрга халык театры исеме күп еллар элек бирелсә дә, ул үзенең статусын югалтмый, аны яклап килә. Менә 20 ел инде Гүзәлия Шакирова театрның алыштыргысыз режиссеры булып хезмәт куя. Быел биредә Туфан Миңнуллинның “Алты кызга – бер кияү” исемле моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр.

“Камышлы халкы үз театрының сәхнә әсәрләрен сагынып көтеп ала, яратып карый. Рольләрдә – һәвәскәр артистлар, һәрберсе үз ролен югары профессиональ дәрәҗәдә, бик оста итеп уйный. Бу юлы спектакльдә Наил Хәкимов, Алия Кәримова, Лилия Фәртдинова, Ильмира Әхмәтшина, Зәлия Баһаутдинова, Светлана Хәлимова һәм Римма Галимуллина уйный.

Труппаны уңышлы куелышы белән район хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Резедә Төхбәтшина тәбрик итте.

“Театр сәнгате халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә, йолаларына мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Киләчәктә дә режиссерга шушы изге юлдан тайпылмыйча, гыйбрәт алырдай сәхнә әсәрләре тудырып, халкыбызга хезмәт итү өчен иҗат ялкыны сүнмәсен дип телисе килә”, – дип яза “Камышлы хәбәрләре” газетасы.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*