enrutat
Баш бит / Самара өлкәсенең Надеждино авылында татар телен өйрәнәләр
Самара өлкәсенең Надеждино авылында татар телен өйрәнәләр

Самара өлкәсенең Надеждино авылында татар телен өйрәнәләр

Надеждино – күп милләтле авыл. Биредә урыс, татар, чуаш, мукшы, әрмәннәр яши. Һәм, әйтергә кирәк, бик дус, тату булып гомер кичерәләр алар.

1975 елдан бирле эшләп килүче мәктәпләрендә бүгенге көндә 99 укучы белем ала. Шуларның 25 – мөселман балалары.

Мәктәптә ана телләре укытылмый. Төрле халыклар да, әлбәттә, үзара урыс телендә аралашалар. Алай гына да түгел, хәтта күп гаиләләрдә дә ана телендә сирәк-мирәк кенә сөйләшәләр.

Татарларның үз телләрен белмәүләренә, балаларның аны өйрәнә алырга мөмкинлекләре булмаганга борчылып, бу аянычлы хәлне кайгыртып, бер төркем милләттәшләребез быел ноябрьдә Надеждино авылы мәктәбендә татар теле буенча факультатив булдырганнар.

Иң беренче бу мәсьәләне мәсҗид имамы Мәсхүт Кыямов күтәреп чыга һәм оештыру эшләре белән шөгыльләнә башлый.

— Әлеге идея бер көндә генә барлыкка килмәде. Берникадәр вакыт бу турыда уйланып йөрдем. Балаларның татар телен белмәүләре, хәтта ата-аналарының да татарча сөйләшмәүләре йөрәкне әрнетте. Ничек тә, мәктәптә, факультатив рәвештә генә булса да, ана телен үзләштерүне оештыру теләге белән янып йөрдем. Һәм, тәвәккәлләп, бу теләкне тормышка ашырырга булдык.

Әлбәттә, беренче вакытта авырлыклар белән очрашырга туры килде. Укытучы, китаплар юк. Шулай, Аллаһыга шөкер, Лилия Имаметдинова балаларны ана теленә өйрәтергә ризалашты. Ул Яңа Җүрәйдә яши. Кошкида губерна техникумында укыта. Безгә һәр шимбә көнне үз машинасында килеп йөри.

Икенче проблем китапларга барып терәлде. Самардан Рифкат Хуҗин, Мулла, Тупли, Фомкино авылларыннан милләттәшләребез уку әсбаплары белән тәэмин иттеләр.

Укытучыга эш хакын түләүдә район администрациясе башлыгы Виктор Титов, райпо җитәкчесе Юрий Макаров, Самар эшкуары Ринат Мифтахов ярдәм иттеләр. Аллаһының рәхмәте яусын аларның барысына да.

Хәзер урамда күрсәләр, без мәктәпкә килсәк, балалар безнең белән татарча исәнләшәләр. Бу йөрәккә май булып ята.

Икенче елга программаны да төзедек инде. Башлаган эшебез дәвамлы гына була күрсен, Раббым.

Әлбәттә, бу игелекле хезмәттә мәктәп директоры Александр Романовның бихисап зур өлешен билгеләп үтәргә кирәк. Ул безнең тәкъдимне шунда ук хуплап алды, һәрьяклап ярдәмен күрсәтеп тора, рәхмәт инде үзенә, — дип сөйләде Мәсхүт әфәнде Кыямов.

Директор да безне ачык йөз белән каршы алып, барысын да үзе күрсәтеп, аңлатып йөрде, чын күңелдән аралашып утырды.

— Үз вакытында бездә күбесенчә мөселманнар яшәгән. Тора-бара, төрле милләт кешеләре килеп урнашкан, авыл зурая барган. Шуңа күрә үзара аралашу да күбрәк урыс теленә күчкән.

Мәсхүт ага Кыямов белән Ислам ага Шаһиәхмәтов миңа мәктәптә татар теле буенча факультатив оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларны балаларның ана телендә сөйләшмәүләре, хәтта өйдә ата-аналары белән дә урысча аралашулары, татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын белмәүләре бик нык борчый.

Шуннан соң без, укучылар һәм аларның ата-аналары белән җыелышлар уздырып, татар телен өйрәнергә теләкләре бармы, дип сорау үткәрдек. Аллаһыга шөкер, каршы килмәделәр. Киресенчә, бу идеяны шатланып каршы алдылар. Шулай оештырылып китте дә инде бу дәресләр.

Киләсе елга аларны өстәмә мәгариф системасына кертергә ниятлибез. Шул очракта укытучыга дәүләттән эш хакы түләнәчәк. Хәзер менә 15 августка татар телен өйрәнәчәк балаларның исемлеген төзергә кирәк.

Без бу дәресләрнең әһәмиятле һәм кирәкле булуын аңлыйбыз. Һәр кеше ана телен белергә тиеш. Бигрәк тә бу укыту гына түгел, ә тәрбияви чара да бит әле. Укучылар үзләренең тарихын, гореф-гадәтләрен үзләштерәчәкләр. Аларны районыбыздагы татар авылларындагы мәсҗидләргә экскурсияләргә йөртү мөмкинлегебез бар. Балаларның үзләрендә дә мондый теләк юк түгел. Шулай укучылар дингә дә тартылырлар иде.

Без барысын да бергәләп, киңәшләшеп башкарабыз. Мәсхүт Кыямов, Ислам Шаһиәхмәтовның кулларыннан бар нәрсә дә килә. Алар төрле яшьтәге, төрле милләттәге күп кешеләрне беләләр. Үзләрен хөрмәт итәләр, сүзләренә колак салалар, — дип сөйләде 14 ел буе мәктәп мөдире булып эшләүче Александр Романов.

Мәсхүт абыйның ярдәмчесе, аңа һәр эштә дә булышучы – Надеждино авылында татар милли-мәдәни җәмгыятенең рәисе, 45 ел буе Кошкиның губерна техникумында укытучы булып хезмәт иткән Ислам абый Шаһиәхмәтов та үз уй-фикерләре белән уртаклашты.

— Миләүшә сеңелем, сез бүген уникаль авылга килдегез. Надеждинога немецлар нигез салганнар. Авылның 150 еллыгын билгеләп үткәндә безгә Германия вәкиле дә килде.

1941 елда, немецларны депортацияләгәч, Надеждинога Татарстаннан, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, хәтта блокадага эләккән Ленинградтан төрле милләт вәкилләре килеп урнашкан. Шуңа күрә аралашу да күбрәк урыс телендә булган. Тик бабайларыбыз динне һәрвакыт саклап килгәннәр. 90нчы еллардан соң Ислам Хөсәенов, Тәлгат Мөхәммәтов кебек активистларыбыз, колхоз рәисе Геннадий Инкин ярдәме белән, мәсҗид салалар.

Шуннан соң, әкрен генә булса да, татар теле дә үсә башлый. Шулай да бүгенге көндә дә ана телен белмәү аянычлы хәл булып яши бирә. Шуңа күрә Мәсхүт әфәнде бу эшкә керешергә булды да. Без аңа хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез. Аллаһыга шөкер, Мәсхүт әфәнденең, колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитәкчесе буларак, оештыру эшләрендә тәҗрибәсе дә, акылы да, булдыклылыгы да бар.

Шунысы куандыра. Мин балалар белән аралашкач, аларның ана телен чын күңелләрен биреп үзләштерүләрен аңладым. Аларга шулай ук рухи-әхлаки, хәрби-патриотик тәрбия бирү дә – безнең бурычыбыз. Татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихны һәм динне өйрәтүне дә мөһим саныйбыз, — диде Ислам абый.

— Сигезенче сыйныфта укучы улым Илфат үз теләге белән бу дәресләргә йөри башлады, — дип сүзгә кушыла Минзәки абый Нургалиев, — гәрчә, без өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Ә менә олы улымның моңа теләге юк. Шуңа күрә башка балалар да йөрмәсләр, килеп чыкмас бу эш, дип курыктым да башта. Шатлыгыма, ялгышканмын. Мәктәп мөдире Александр Романовка да бу эшне хуплаганы өчен рәхмәт. Бу – яхшы башлангыч. Дәвамлы гына була күрсен. Монда инде, әлбәттә, иң беренче, балаларның һәм аларның ата-аналарының теләге кирәк.

Надеждино авылында татар телен укытучы Лилия ханым Имаметдинова Самарда дәүләт педагогия институтының биология-химия факультетын тәмамлаган. Бүген аның төп эше Кошкиның губерна техникумында. Ул анда балаларга биология, химия, экология фәннәрен укыта. Ә инде һәр шимбә Надеждинога килеп йөри. 27 еллык стажы булган укытучы Лилия Имаметдинованы балалар бик яраталар. Аның турында йомшак, мәрхәмәтле, диләр.

Татар телен биредә ике төркем үзләштерә. Беренчесендә — башлангыч сыйныфларда белем алучы 15 укучы. Икенче төркемдә — урта һәм өлкән сыйныфларда укучы 10 бала. Шунысы игътибарга лаек – араларында чиста татар нарасыйлары гына түгел, катнаш никахта тәрбияләнүче балалар да, хәтта әрмәннәр дә бар. Алар үз теләкләре белән татар телен үзләштерәләр.

— Быелга “Әлифба”дан тотындык. Санарга, язарга, үзара аралашырга, уеннар аркылы төрле темалар өйрәнәбез. Катлаулы темаларга катышмыйбыз әлегә. Әлбәттә, ана телен атнасына бер тапкыр гына уку бик аз. Шулай да, балалар ана телендә берникадәр сүзләр белә башладылар, шигырьләр ятлыйлар, язарга өйрәнәләр, хикәяләр укыйлар. Киләчәктә камилләшә барырлар, дип ышанам. Иң мөһиме – аларда ана телен өйрәнү теләге бар. Һәм ата-аналары моңа каршы түгел, — дип сөйли Лилия ханым Имаметдинова.

Надеждинода ана телен үзләштерү буенча изге гамәл башлаганнар. Дәресләргә йөрергә теләүче балалар да бар. Аллаһы теләсә, нәтиҗәләре дә озак көттермәс. Бөтенләй татар телен белмәгән нарасыйларның, матур итеп, аһәңле ана телендә “Исәнмесез”, “Әти, әни”, дип әйтергә өйрәнүләре дә инде мактауга лаек бит. Балаларның күбесе бу сүзләрне мәктәптә ишеттеләр.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.
Самар – Надеждино авылы, Кошки районы – Самар.
«Сәлам»  газетасы. 
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*