tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында “Карга боткасы” бәйрәме
Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында “Карга боткасы” бәйрәме

Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында “Карга боткасы” бәйрәме

Похвистнево районының Яңа Мансур авылы халкы гасырлар буе үзенең милли гореф-гадәтләрен саклап яши. Менә быел да март башында авылда “Карга боткасы” бәйрәме гөрләде.

Табигать тә моңа шатлангандай, бәйрәмгә килүчеләрне зәңгәр күктән елмаеп караган кояш белән каршылады. Авыл уртасында музыка яңгырый, ә халык, иртәнге эшләрен төгәлләп, Мәдәният йортына таба агыла. Аларны көләч йөзе белән җирлек башлыгы Ирек Миргазыян улы Газиев сәламли. Берничә ел элек нәкъ аның инициативасы белән бу бәйрәм халкыбызга кайтарылган иде бит. Менә кайда шатлык: туганнар, дуслар очраша, бергәләшеп күңел ача!

Авыл үзешчәннәре бу юлы “Чәчәк ат син, туган авылым!” дип аталган концерт программасы әзерләгәннәр. Тамашачылар концерт караганчы, оештыручылар клуб янында казаннар асканнар, 4 төрле ботка пешә, зур самавырларда хуш исле чәй кайный, ә социаль хезмәткәрләр өстәлләрне майлы коймак, җиләк бәлешләре белән бизиләр…

Концерт тәмамланып, ка­раңгы залдан чыккан халык­ны җылы кояш нурлары бит­ләреннән сыйпап каршы алды. Аның нурлары яз ки­лүен тантана итә кебек тоелды. Дуслар, туганнар, авылдашлар белән бергәләшеп ашаган боткадан, хуш исле чәйдән дә тәмлерәк ризык булуы мөмкинме икән?

Халык бу бәйрәмне оештырган Ирек Газиевка, аның урынбасары Илмир Гыйззәтуллинга, спорт оешмасы җитәкчесе Раил Фәткуллинга, социаль яр­­дәм күрсәтү бүлеге хез­мәт­кәрләренә, авыл активына рәхмәтләрен белдерде.

Бәйрәм спорт уеннары белән кичкә кадәр дәвам итте. Һәр катнашучы бүләк алды. Әби-бабайлар да, урта яшь­тәгеләр дә, бигрәк тә бала-чага бик канәгать булып таралыштылар. Болай булгач, Яңа Мансур авылына яз, һичшиксез, киләчәк.

http://samtatnews.ru/

Әкълимә СУБЕЕВА, Ветераннар советы рәисе.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*