tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара Сабан туена рәхим итегез
Самара Сабан туена рәхим итегез

Самара Сабан туена рәхим итегез

1 июль көнне Самараның Ю.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында милли бәйрәмебез Сабан туе узачак. Төп оештыручысы  – Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗтимагый мәдәни  оешмасы. Сабантуенда татарча көрәш, гер күтәрү, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, капчык бәрешү , баганага менү, канат тарту  һәм башка милли уеннар оештырыла. Балалар өчен махсус уеннар булачак.

Концерт программасы үз эченә Самараның “Яктылык” мәктәбе укучылары, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле, “Идел” ансамбле    артистлары  чыгышын ала.   Шулай ук, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов үз җырларын тамашачыга бүләк итәчәк.  Мәйданда Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезне һәм Самара килгән кунакларны  1 июль көнне көтәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*