tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иттеләр
Самара шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иттеләр

Самара шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иттеләр

Самарада узачак сабантуена әзерлек хакындагы утырыш тәмамланганнан соң, очрашулар шәһәрдәге “Металлург” мәдәният йортында дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Самара шәһәренә эшлекле визит белән килде.

Самара өлкәсендә 130 мең милләттәшебез яши. Милли шура рәисен мәдәният йортында үзешчән сәнгать коллективлары чәк-чәк белән каршы алды. Бүген Васил Шәйхразиев  бирегә җыелган татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары белән очрашты. Алар Мордовия республикасы, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләреннән.

Очрашуда сүз әлеге төбәктә яшәүче милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр хакында бара, башкарылган эшләре белән дә уртаклашалар. Чит төбәкләрдә чыгучы басма матбугат хакында да фикер алыштылар. Татар дөньясындагы яңалыклар хакында язучы басмаларны ябылудан саклап калу өчен, аларга ярдәм кирәк.

Чит төбәкләрдәге милләттәшләрне берләштерү урыны буларак, татар мәдәнияте үзәкләре зур роль уйный. Очрашуда аларны һәр өлкәдә ачу кирәклеге хакында да сөйләштеләр.

Идел буе Федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары активистлары катнашында,  Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елгы  эшчәнлегенә йомгак ясалды. 2019 нчы елга эш планы һәм максатлар билгеләнде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев мәдәният йортында җыелучыларга ТАССРның 100 еллыгына әзерлек эшләре хакында сөйләде. “Бу датаны билгеләп үткәндә,  чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә төрле чаралар уздырып, үз өлешен кертә ала,” – диде ул. Милли шура рәисе милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән дә таныштырды.

Очрашуны Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, башкарган эшләребез хәерле булсын дигән теләк белән, дога укып тәмамлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*