tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалары
Самара тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалары

Самара тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалары

Дүрт ел дәвамында Самара өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе Самара өлкәсе татар һәм мөселман тарихы белән бәйле урыннарда мемориаль такталар урнаштыру проектын тормышка ашыру юнәлешендә эшли. Инде 7 мондый истәлекле такта куелган.

Күптән түгел нәшер ителгән “Безнең мирас” (“Наше наследие”) тематик брошюрасында тарихи урыннар һәм төбәк үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында сөйләнә. Басма редакторы һәм проект инициаторы Шамил Галимов бу фактларга таянып, без үзебезнең як тарихын өйрәнәбез, ди.

“Истәлекле такталар урнаштырылган урыннар буйлап экскурсияләр уздырыла торган маршрут эшләнгән. Яшьләр һәм төрле яшьтәге кешеләр ягыбызның күптән түгелге тарихы белән нык кызыксына”, – дип билгеләп уза ул.

Барлыгы “Самара өлкәсе тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалары” проекты кысаларында 29 мөһим урын ачыкланган, һәм бу эш дәвам иттереләчәк. “Безнең мирас” брошюрасында Самара шәһәренең тарихи-мәдәни объектлары һәм татарлар рухи мирасы исемлеге бастырылган.

2018 елда 3 мемориаль такта урнаштыру ниятләнә. Ленинградская урамы, 40 нчы йорт/Фрунзе – 1920-нче елларда монда ВКП (б) губерния комитеты милли азчылыклар клубы булган. Шамил Галимов бу учреждение үз вакытында шәһәрнең мәгърифәти һәм мәдәни тормышында зур роль уйнаган дип билгели. “Нацмен клубы” китапханәләр, театраль, музыкаль һәм сәяси түгәрәкләр булдырырга ярдәм иткән, социалистик ярышлар оештырган, колхозлар һәм милли авыллар белән шефлык элемтәләре җайлаган. Монда спектакльләр куелган, татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар үткәрелгән.

Мемориаль такта куелачак тагын бер адрес Галактионовская урамы, 38 нче йорт/Ленинградская урамы,70 нче йорт. Монда Социалистик Хезмәт герое, ике тапкыр СССР дәүләт премиясе лауреаты, “Куйбышнефть” берләшмәсе баш геологы Әхмәд Мостафинов яшәгән. Ул төбәк нефть табуы үсешенә зур өлеш керткән.

Өченче мемориаль такта Фрунзе урамы, 148 нчы йорт/ Шостакович урамы адресы буенча урнаштырылачак. Анда Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда совет дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе Фазыл Шәһимәрданов яшәгән. 1940-нчы елдан ул РСФСР җирле сәнәгате наркомы урынбасары булып эшләгән. Сугыш елларында ул Куйбышевта яшәгән һәм эвакуацияләнгән приятиеләрне урнаштыру белән шөгыльләнгән. Брошюрада Әхмәд Мостафинов һәм Фазыл Шәһимәрданов тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге турында җентекләп сөйләнгән.

“Самара өлкәсе тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалары” проекты Россия төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары өчен бирелә торган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты хисабына тормышка ашырыла.

http://samddn.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*