tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара татарларының “Идел” футбол командасы — Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгендә
Самара татарларының “Идел” футбол командасы — Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгендә

Самара татарларының “Идел” футбол командасы — Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгендә

Рифкать Туктар улы Хуҗин  җитәкчелегендәге Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе карамагындагы  булып кайтканнар. «Агротуризм» үзәгенең җитәкчесе Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов кунакларны үзе каршы алган. Галилеләр кунакларны татар аш-сулары, үзләре пешергән ипи һәм пәрәмәчләр, “Хәләл” колбаса цехында ясалган тәмле ит ризыклары,  хуш исле чәй белән сыйлаганнар. Ашап-эчеп, тамак ялгап алган­нан соң, «Идел» командасы әгъзаларына, татар авылы тормышын үзләрендә татып карасыннар өчен, берничә мастер-класс тәкъдим иткәннәр.

Берәүләр квадрациклларга утырып урманга барган, икенчеләр атка җигелгән арбада йөргән, өченчеләр кәҗә савып караган. Төштән соң, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан,  Гали авылы стадионында дусларча футбол матчы оештырылган. Биредә Самара татарларының “Идел” футбол командасы авыл ветераннарыннан һәм яшьләреннән торган командалар белән уйнаган.

Матчның исәбенә карамастан, “дуслык җиңгән” дип әйтәсе килә, чөнки Самарадан килгән кунаклар һәм галилеләр дуслашудан ике як та отышта калган. Кич җиткәч кенә кунаклар Расыйх Латыйповка һәм “Агротуризм” үзәгендә эшләгән хез­мәтчеләргә олы рәхмәтләрен белдереп, кайту юлына чыкканнар.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*