tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара Җәмигъ мәчетендә ветераннарны хөрмәтләделәр
Самара Җәмигъ мәчетендә ветераннарны хөрмәтләделәр

Самара Җәмигъ мәчетендә ветераннарны хөрмәтләделәр

Бүген, 7 майда, Самар Җәмигъ мәчетендә Җиңү көненә багышланган тантаналы мәҗлес узды.

Бәйрәм табынына йөздән артык сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Мактаулы кунаклар исемлегендә шулай ук татар милли хәрәкәтенең әйдаманнары да булды. Җәмигъ мәчетенә иганәчелек күрсәткән эшбатырлар да түр башында утырдылар.

Ветераннарның күрсәткән батырлыгы һәм фидакарь хезмәте зурлап һәм бәяләп бетергесез. Менә бу мәҗлестә дә Җиңү бәйрәме һәм аны яулаган ветераннар хөрмәтенә изге Коръәннән сүрәләр укылды, аларга исәнлек һәм озын гомер теләнде, сугыш кырында ятып калганнар рухына дога кылынды.

Ветераннарның күбесе мәчет һәм мәхәллә тормышында актив катнашалар. Cугыштан соңгы чорда да алар һәрвакыт милләтебезнең һәм Ислам диненең киләчәген кайгыртып, яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешләрен кертеп, сугыштан соңгы авырлыкларны да җиңеп, тормыш һәм хезмәт үрнәкләре күрсәтеп яшәделәр һәм яшиләр.

http://samtatnews.ru 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*