tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада “Бердәмлек” – киләчәккә караш” дип аталган конференция узды
Самарада “Бердәмлек” – киләчәккә караш” дип аталган конференция узды

Самарада “Бердәмлек” – киләчәккә караш” дип аталган конференция узды

2 мартта “Бердәмлек” өлкә татар газетасының 1500нче саны дөнья күрде. Бу вакыйгага һәм Бөтендөнья туган телләр көненә багышлап редакция хезмәткәрләре “Бердәмлек” – киләчәккә караш” дип аталган газета укучылары конференциясе оештырды.

Чара өлкә Халыклар дуслыгы йортында бик күркәм, җылы атмосферада узды. Очрашуга Самарадан, өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән район үзәкләреннән мөхтәрәм кунаклар, өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары җитәкчеләре, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре, газета язмышына битараф булмаган газета укучылары килде.

Мөхтәрәм кунаклар — өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, тарихчы, Самара милли хәрәкәте активисты Шамил Галимов һәм башкалар чыгышлар ясады.

Җыелышта: “Татар газетасында рус телле материаллар урынлы булырмы?”, “Беренче» һәм «Россия» телевизион программалары кирәкме?”, ”Яшьләрне ничек итеп татар газетасын укырга өйрәтергә?”, “Бердәмлек”нең аерым интернет-версиясе халыкка кызыклы булырмы?”, “Хәзерге заман кешесен күбрәк нинди темалар кызыксындыра?”, “Газетаның тиражын үстерү өчен ни эшләргә кирәк?” кебек темаларга фикер алышу үтте.

Алия АРСЛАНОВА
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*