tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада Гакыйль Сәгыйровка багышланган китап тәкъдим ителде
Самарада Гакыйль Сәгыйровка багышланган китап тәкъдим ителде

Самарада Гакыйль Сәгыйровка багышланган китап тәкъдим ителде

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә каһарман якташыбыз, кү­ренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китапны тәкъдир итү чарасы узды.

sam3“Як­тылык”ның актлар залына татарлар күпләп яшәгән авыллардан һәм шәһәрләрдән ки­тап­ханәчеләр, мәдәният хез­мәткәрләре, якта­шыбызның иҗатына мөкиббән кешеләр җыелган иде. Алар арасында шагыйрьнең туганнары, якташлары, ул исән чакта аның белән аралашкан кешеләр байтак булып, чара Гакыйль Сәгыйровны искә алү кичәсе сыман, бик тә җылы атмосферада узды.

Иң элек кунакларны Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәи­се, мөфти Талип хәзрәт Яруллин сәламләде һәм “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм ба­рысы да аның турында” китабын язучы Рәфгать Әһ­лиуллинга рәхмәт сүзләре әйтте.

Автор, үз чиратында, ки­тап­­ның өлкә татар милли-мәдәни автономиясе аша Самара өлкәсе хөкүмәте бир­гән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге губерна гранты акчасына нәшер ителүен белдерде һәм китап белән кыскача таныштырып үтте. Биредә шагыйрьнең әти-әнисе, үзенең кичерешләре ту­рындагы истә­лекләр, көндә­лекләреннән өзек­ләр, гыйб­рәтле хикәяләр бастырылган.

– Гакыйль Сәгыйров — Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр һәм рәссамнарның “Филантроп” бүләге лауреаты. Бер хәрәкәтсез, урында яткан килеш шундый казанышларга ирешкән кешедән без, аеруча яшьләр, үрнәк алырга тиеш, — диде Рәфгать Әһлиуллин.

sam2Кунаклар да, бер-бер артлы чыгыш ясап, шагыйрь белән ничек танышулары, аның тормышы, иҗат юлы турында сөйләделәр. Гакыйль абый­ның энесе Наил Сәгыйров ша­гыйрьнең балачагын, ачы язмышка буйсынмыйча, тешенә каләм кыстырып беренче рә­сем­нәрен ясавы, ә үзенең аңа ярдәм итүен искә алып үтте.

– 54 ел буе урында ятса да, Гакыйль Сәгыйров үзен бер дә мескен итеп күрсәтми иде. Ул бары тик әнисен — Хәбибҗамал апаны жәлләде, газапланулары өчен аның алдында үзен гаепле итеп санады. Изге җанлы, сабыр холыклы ана улының фәрештәсе дә, тән сакчысы да, иң якын киңәшчесе дә булды. Шуңа күрә күп шигырьләрен ул әнисенә багышлады да, — дип сөйләде хәрби көчләр ветераны, отставкадагы полковник, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының киңәшчесе Идеал Галәүтдинов.

Кичәгә Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районының Исән­тимер авылыннан Гакыйль абый­ның дуслары, аның иҗа­тын пропагандалаучылар — Рос­сиянең атказанган мәдә­ният хез­мәткәрләре Гакыйль һәм Рәисә Шәкүровлар да килгән иде.

Рәисә ханым җыелган ха­лыкның күңел кылларын тиб­рәндерерлек итеп ша­гыйрьнең берничә шигырен укыганнан соң, “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” китабының авторы Рәфгать Әһлиуллинга мөрәҗәгать итте.

– Гакыйль абый үзенең “Васыять” исемле шигырендә:

“Яхшылыклар белән искә алып,

Сагынсалар иде безне дә”, – дип язган. Аның әле исән чагында ук мондый китапны нәшер итү кирәклеге турында сүз барган иде. Сез, бу китапны дөньяга чыгарып, каһарман якташыбызның васыятен үтәдегез, рәхмәт, Рәфгать абый, — диде. Аңа Гакыйль Шәкүров та кушылды. Ул шагыйрьнең сүзләренә үзе иҗат иткән “Җүрәем”, “Ике солдат” кебек берничә җыр башкарды. Шәкүровның яңа гына табадан төшкән “Кил әле яннарыма, аппагым” җырын да бу көнне беренче булып самаралылар ишетте.

Шагыйрь озак еллар яшә­гән Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылыннан килгән Мәдәният йорты җитәкчесе һәм хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәфисә ханым Минебаева да Гакыйль Сәгыйровны яхшы белгән, аның белән күп аралашкан кеше буларак, шулай ук истәлекләре белән уртаклашты.

Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле дә бу чарадан читтә калмады. Аның солистлары Айсылу Әбдиева һәм Фәнил Зыятдинов җырлар башкарып, шагыйрь турында бик җылы сүзләр әйттеләр.

Кичәне оештыруда һәм үткәрүдә зур эш алып барган “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә ханым Фәйзуллина Гакыйль Сәгыйровның иҗатына яшьтән гашыйк булуы, аның белән Иске Җүрәй авылындагы, Димитровградтагы очрашулары турында сөйләде.

– Ул искиткеч ачык, аралашучан кеше буларак го­мерлеккә күңелемдә уелып калды, — диде укытучы.

“Яктылык” татар мәктәбе укучылары каһарман якта­шыбызның шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җыр­ларны башкарып, чараны тагын да матуррак, күркәмрәк иттеләр. Китапны тәкъдир итү кичәсен бик оста итеп 10нчы сыйныф укучылары Сабир Галимуллин һәм Альбина Мингалимова алып барды. Укучыларга да, бу кичәнең кунакларына да Рәфгать Нәбиулла улы әдипнең яңа китабын бүләк итте. Китап шулай ук өлкә­безнең татар авыллары китапханәчеләренә дә таратылды.

Аларның берничәсенә: “Гакыйль Сәгыйров турындагы китапның дөнья күрүен ничек кабул иттегез?” – дигән сорау бирми булдыра алмадым.

– Рус милләтеннән булсам да, Гакыйль абыйның иҗатына гашыйкмын, аның белән чын-чынлап сокланган кеше мин, — дип сөйләде Кошки районының Иске Җүрәй авылы китапханәчесе Марина Подябина. — Ул исән чакта үзем дә еш кына Сәгыйровларга кунакка баргаладым, балалар өчен шагыйрь белән очрашулар оештыргаладым.

Кызганыч, Гакыйль абый­ның үзе исән чакта нәшер ителгән 8 китабының икесе генә китапханәбездә бар. Шуңа да “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган яңа китап басылганын ишетеп, бик куандык.

Ставрополь районының Татар Выселкие авылы ки­тапханәчесе Гөлфия Низамова да яңа китап чыгу уңаеннан шатлыгын белдерде.

– Авылыбызда татарлар күпләп яши. Алар татар те­лендә язылган китапларны яратып укыйлар, һәр яңа китапны куанып каршы алалар. Бу китап та популяр булыр дип уйлыйм, — диде ул.

Самараның региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә “Бердәмлек” татар газетасы һәм “Яктылык” татар мәктәбе оештырган бу кичә бик матур үтте. Ерак юлдан килүчеләр аралашуны мәктәп ашханәсе пешекчеләре һәм өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова әзерләгән табын артында дәвам иттеләр.

Алия АРСЛАНОВА, “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*