tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада Халыкара “Мирас” фестивале үтте
Самарада Халыкара “Мирас” фестивале үтте

Самарада Халыкара “Мирас” фестивале үтте

7 апрельдә, Самарның “Заря” мәдәният сараенда I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале дәвам итте. Анда Татарстан, Башкортостан һәм Чувашстан Республикаларыннан, Самара, Пенза, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Краснодар төбәгеннән, шулай ук Төркмәнстаннан, Казахстаннан һәм Кытайдан килгән яшь талантлар чыгыш ясадылар. Сайлап алу туры узганнан соң тамашачыларны иң шәп номерлардан торган гала-концерт көтте.

Фестивальне алып баручы Инзилә Гыйззәтуллина тамашачыларны сәламләгәч, сүзне мөфтиебез Талиб хәзрәт Яруллинга, Самар өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровка бирде. Өлкә милли мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин мөхтәрәм жюри әгъзаларына Рәхмәт хатлары да тапшырдылар.

Мөхтәрәм кунаклар — Самар өлкә хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе вәкилләре Пошехонова Мария Сергеевна, Дмитрий Александрович Долганов та күркәм чыгышлар ясадылар, әлеге чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, яшь талантларга мәйдан бирүче фестивалне алга таба да дәвам итүләрен теләп калдылар. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Азат улы Нургалиев та оештыручыларга, бәйгедә катнашучыларга рәхмәтләрен әйтеп, конгресс бүләкләрен тапшырды.

Йомгаклау концерты тамашачы алкышлавы астында барды. Иң яхшы 20 номер тәкъдим ителде. Залдагы халыкның авызлары җыр көенә кыймылдап, аяклары тыпырдап торды. Башкарылган җырлар-биюләр, укылган шигырьләр тел-теш тидерерлек түгел иде.
Ниһаять, лаеклы урыннарны яулаганнарның исемнәре яңгырады. Һәр төркемдә җиңүчеләр “Мирас” бәйгесе лауреаты исеменә лаек булдылар, бүләкләр һәм дипломнар алдылар.

Фестиваленең “Музыка кораллары” номинациясендә Гран-прига Самарның Шаталов исемендәге музыка училищысының рус халык уен кораллары оркестры ия булды. “Вокал” номинациясендә бу югары бүләкне Дилүс Гомәров (Татарстанның Әлмәт шәһәреннән) алды.

Киләчәктә дә “Мирас” фестивале яңадан-яңа сәләтләрне ачу эшенә үз өлешен кертер, дип ышанабыз. Татар балалары арасында яшеренеп ятучы талант ияләре байтак бит әле.

http://samtatnews.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*