tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада Камал театры гастрольләре ачылды
Самарада Камал театры гастрольләре ачылды

Самарада Камал театры гастрольләре ачылды

Кичә Самарада Н.Исәнбәт һәм С.Ваннусның “Хуҗа Насретдин” спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылды. М.Горький исемендәге Самара Академия драма театрына тамашачылар залны тутырып килгәннәр иде. Сәламләү сүзләре белән М.Горький исемендәге Самара Академия театры генераль директоры Вячеслав Гвоздков, Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов һәм Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов чыгыш ясадылар.

Исегезгә төшерәбез: 10-13 апрельдә М.Горький исемендәге Самара Академия драма театрында Камал театрының традицион гастрольләр уза. Гастрольләр афишасында “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт һәм С.Ваннус), “Көтәм сине” (Илгиз Зәйниев), “Җилкәнсезләр” (Кәрим Тинчурин) спектакльләре күрсәтелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*