tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада милли гореф-гадәтләрне яңарталар
Самарада милли гореф-гадәтләрне яңарталар

Самарада милли гореф-гадәтләрне яңарталар

Гаиләгә күптән көтелгән, кадерле, газиз кеше килә – сабый туа. Әти-әнинең куанычы эченә сыймый. Беренче авазын дөньяга салуга, нарасый үз әти-әнисеннән тәрбия ала башлый. Ул алга таба ничек яшәр, туган телен, гореф-гадәтләрен белерме? Бабалардан калган йолаларны саклармы? Самарада “Ак калфак” оешмасы шул максат белән, “Бәби чәе” йоласын уздырды. Ул икенче сабыйлары – улларын алып кайткан яшь гаиләдә оештырыла.

Гореф-гадәтләргә туры китереп, “Бәби чәе”нә ике яктан туган-тумачаның барсын да – олысын, кечесен чакырганнар. Сабыйга исем кушарга мулла да килә. Кунаклар мондый җиргә буш кул белән йөрми. Бәби котлап, бүләкләр дә алып киләләр. Кеше күп булган җирдә, балага күч тиючән була, шуңа да әни кеше нарасыеның маңгаена, гадәттә,  тамга салып куйганнар. Бу йоланы да үтәделәр. Яшьләр белеп торырга тиеш.

Сабыйны, милли бизәкләр төшерелгән йомшак мендәргә салалар. мулла азан әйтеп, исем куша. Әлеге матур йола үтәлгәннән соң, туган-тумача тәм-томнар, милли ризыклар тулы табын янына җыела. Бавырсак, бәлеш, токмачлы аш – барсы да бар.

Самарада әнә шундый матур бәйрәм оештырылды. Борынгы йолабызны үз күзләре белән күрергә 50 дән артык кеше җыелган. Мондый матур күренешләр туганнарны дуслаштыра, гаиләне ныгыта. Борынгы гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*