tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада “Мирас” фестивале дәвамлы булырмы?
Самарада “Мирас” фестивале дәвамлы булырмы?

Самарада “Мирас” фестивале дәвамлы булырмы?

Апрельдә Самарада “Ми­рас” I Халыкара татар мә­дәнияте фестивале гөрләп узды. Аннан соң шактый вакыт үтсә дә, редакция почтасына бу фестивальгә карата төрле хәбәрләр килә. Кемдер фестивальдән калган шатлыклы тойгылары белән уртаклаша, кемдер оеш­тыручыларга шелтә белдерә. “Бу фестиваль дәвамлы бу­лырмы икән?” — дип бор­чылучылар да бар. Без бу хатларны игътибарсыз кал­дыра алмадык, әлбәттә, һәм “Мирас” фестивале турында хатирәләребезне яңар­тып, газета укучыларның сорау­ларына җавап бирергә булдык.

…Моннан берничә ел элек Самара татар милли хә­рәкәтенә җыр-моңга сәләтле милләттәшебез Искәндәр Сәе­тов килеп керде. Үзе дә, кызы Альмира да күптөрле җыр фестивальләрендә, бәй­геләрдә катнашып, дәрә­җәле урыннар алган кешеләр алар.

Искәндәр әфәнде 23 еллык тарихы булган “Татар балалары җырлый” фестивален яңа форматта, яңа исем астында уздырырга тәкъдим итте. “Бәйге балаларга иҗади яктан үсәргә ярдәм итәчәк”, — дип, 2018 елда “Мирас” дип аталган иске-яңа фестивальгә Самарадан, Казаннан һәм Уфадан дәрәҗәле жюри әгъзаларын чакырды. Аның рәисе итеп Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева билгеләнде. Фестиваль лауреатларына Казанда үтәчәк “Сандугач” Халыкара яшь башкаручылар бәйгесендә, Уфада үтәчәк “Тургай” милли вокал бәйгесендә һәм “Сәләт” телевизион фестивалендә катнашу, профессиональ студияләрдә җырлар яздыру өчен сертификатлар бирелде.

Быел Искәндәр Сәетов тәкъ­диме белән “Мирас” фес­тивале тагын да дәрәҗәлерәк форматта уздырылып, “Халык­ара фестиваль” дәрәҗәсенә ия булды. Төп оештыручылар — өлкә мил­ли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә бу идеяне күтәреп алдылар. Фестивальдә өлкәбезнең төрле районнарыннан, Самарадан, башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән төрле яшьтәге талант ияләре — барлыгы 500дән артык кеше, “Вокал”, “Музыка коралы”, “Бию”, “Сәнгатьле уку” номинацияләрендә сә­ләтләрен күрсәттеләр. Ахыр­да катнашучылар да, җиңү­челәр дә махсус дипломнар белән бү­ләк­ләнделәр.

“Тулаем алганда, бәйрәм яхшы узды. Әмма оештыру эшләрендә җитешсезлекләр күп иде”, — дип белдерделәр оештыру комитеты әгъзалары “Мирас” I Халыкара татар мә­дәнияте фестиваленә йомгак ясаганда.

– “Сәнгатьле уку” номина­цияcендә 50дән артык кеше чыгыш ясады. Күпчелек ба­лаларның татарча матур итеп, акцентсыз сөйләшүе, әлбәттә, куандыра. Тик аларны өлкәннәр (арада хәтта сәнгать эшлеклеләре дә бар иде) белән бертигез  бәяләү, минемчә, бер дә дөрес булмады. Ата-аналар да моңа ризасызлык белдерделәр, — дип сөйләде жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина.

Чынлап та, фестиваль ни­гез­ләмәсендә бәйгечеләр яшь­ләре буенча сигез төркемгә бүленеп, ә профессионаллар алардан аерым бәяләнәчәкләр дип язылган булса да, чынбарлыкта барысы да тигез бәяләнделәр.

Күпчелек ата-аналарны фес­тивальдә катнашу өчен акча тү­ләргә кирәк булуы пошаман­га сал­­ган.

– Әлбәттә, Самарада халык­ара чара уздыры­луы күңелдә горурлык хисе уята. “Яктылык” мәктә­бен­дә укучы улым Артур До­ронин, “Сәнгатьле уку” номи­нациясендә катнашып, 3нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Шагыйрь Роберт Миңнуллин белән та­нышу да бала күңелендә гомер­леккә сак­ланыр, дип уйлыйм.

Тик бер  шигырь сөйләү өчен 1 мең сум акча түләү күптер ул, дип уйлыйм. Гаиләдә бер  әти кеше генә табыш китерүче булганда, бу сумма зур булып тоела, әлбәттә. Ә кайбер гаиләләрдән икешәр катнашучы да булды. Иҗат белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр, тормышларын сәхнә белән бәйләргә теләүчеләр өчен бу табигый хәлдер. Ә без, мәсәлән, өлкә татар мәгълүмат чараларында Самарадан катнашучылар юк, дип язылганны күреп, өлкә татарларын күтәрү өчен генә катнашкан идек. Балаларга оештыручылар кечкенә генә бүләк тапшырсалар да, яхшы булыр иде, — дип язып җибәргән Эльмира Доронина.

Жюри әгъзасы, дәүләт со­циаль-педагогика университеты мөгаллиме Лилия Сәлахова да фестивальдән соң оештыру комитетына шушы тәкъдим белән чыккан иде. “Дип­лом — ул бит кәгазь генә. Кечкенә генә матур уенчык бүләк итсәләр дә, бала шатлана, аны кадерләп саклый”, — диде Лилия  Әкрам кызы.

Кызганычка, бәйгечеләр ара­сында онытылып калганнары да булган.

– Хореограф яллап, ике ай буе кызым Әлфиягә бию өйрәттек. Ә аңа катнашучы дипломы гына да бирмәделәр. Бала бик борчылды дип әйтү дә аз булыр. Ул үксеп-үксеп елады. Мин аны залдан көч-хәл белән алып чыгып киттем. Дөрес, бәйрәм узып, берничә көн үткәннән соң, оештыручылар ул дипломны тапшырдылар. Тик сәхнәдә, тантана вакытында бирелмәгәч, бүләкнең бернинди яме дә булмады, — дип сөйли Рамилә Әһлиуллина.

Фестивальдән бары тик яхшы тәэсирләр генә алучылар да шактый. “Самара татарлары” сайтында бөтен  оештыручыларга, шул исәптән Искәндәр Сәетовка да, бик күп рәхмәт сүзләре язылган. “Бердәмлек”нең күптәнге дусты, Кошки районының Яңа Җүрәй авылыннан килгән Руфинә Насыйрова да фестивальдән ка­нәгать калуын белдерде.

– Улым Румил Насыйров өлкәбездә узган төрле бәйгеләрдә даими катнашып тора. “Мирас” I Халыкара фес­тивале — югары дәрәҗәдә оештырылганнарының берсе.  Ул сәләтле балаларга киң публика алдында чыгыш ясарга, иҗади яктан үсеш алырга мөмкинлек бирә. Фестиваль педагоглар эшчәнлегенең абруен да арттыра. Ул дәвамлы булсын иде, — дип сөйләде Руфинә.

Чараның дәвамлы булу-булмавы турында оештыру­чыларның да фикер­ләре төрле.

– Самарада егерме елдан артык “Татар балалары җырлый” дип аталган балалар фестивале уздырып килдек. Шунысы да бар –  анда катнашу бушлай иде. Ә халыкара бәйгедә безнең балалар башка регионнардан килгән  йолдызлар күләгәсендә кала, — дип үз фикерен җиткергән иде өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры вазифаларын башкаручы хәзер инде мәрхүм Фәрхәд Мәхмүтов.

“Мирас” фестивале директоры Искәндәр Зиннур улы бәйгене киләчәктә дә шулай ук,  халыкара дәрәҗәдә, мәртәбәле жюри  катнашында узды­рырга кирәк, дип бара. “Башка ре­гионнардан, чит җирләрдән килгән йолдызларны күреп, самаралылар да алар дәрәҗәсенә кү­тәрелергә тырышыр”, — диде ул һәм киләчәктә фестивальне автоном рәвештә, милли оешмалар катнашыннан башка, үзе генә уздырырга теләк белдерде.

– Чараны халыкара дә­рәҗәдә уздыру өчен оештыру комитетында квалификацияле кадрлар булырга тиеш. Кызганычка, бездә андый кадр­лар әлегә юк. Гомумән, мондый чаралар Федераль татар милли-мәдәни автономиясе яисә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылырга, ә өлкә милли-мәдәни оешмалар фестивальләрне региональ дәрәҗәдә уздыру белән шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм, — дип фикерен белдерде өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров.

Шулай итеп, “Мирас” фес­тивале гомерле булырмы, киләчәктә ул нинди форматта үтәр — әлегә билгесез. Ни булса да, узган елларның хаталарын исәпкә алып эшләсәк, олылар өчен дә, балалар өчен дә яхшырак булыр иде.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*