tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада – Нардуган бәйрәме
Самарада – Нардуган бәйрәме

Самарада – Нардуган бәйрәме

Бүген, ягъни 2015 елның 7 январь көне, Самара өлкә «Туган тел» җәмгыяте А.С.Пушкин исемен йөртүче Тимерьюлчылар мәдәният йортында татар балалары өчен «Нардуган», ягъни чыршы бәйрәмнәре үткәрә. Әйтергә кирәк, татар телендәге бәйрәм–тамаша икенче ел үткәрелеп килә.

Программа буенча, 11 сәгатьтә 3-11 яшьтәге балалар өчен чыршы янында әкияти тамаша, соңрак Чаллы дәүләт татар драма театры сабыйлар өчен Ф.Яруллинның «Урман кызы» әкиятен күрсәтәчәк.

15.00 сәгатьтә шушы ук театр яшүсмерләр һәм олылар өчен  «Кияү абый» (авторлары Х.Ибраһим, Р.Сәгъди) комедиясен тәкъдим итәчәк, ахырдан милләттәшләребезгә чыршы янындагы бәйрәм дискотекасында күңел ачу мөмкинлеге булачак

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*