tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада “Nikah fest” фестивале узды
Самарада “Nikah fest” фестивале узды

Самарада “Nikah fest” фестивале узды

Бүген, 13 апрельдә, Самарның “Заря” мәдәният сараенда “Nikah fest” дип аталган фестиваль узды. Аны мөселман яшьләр форумы кысаларында Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм Самарда хәләл туйлар уздыручы Әлфия Сөләйманова студиясе  оештырган иде.

Кунаклар фойеда махсус фотозоналарда истәлеккә фотосурәткә төштеләр, Самар, Казан дизайнерлары, декораторлары һәм кул осталары күргәзмәләре белән хозурландылар, дизайнлы сувенирлар, бизәнү әйберләре, открыткалар, сөлгеләр сатып алдылар.

Тамаша залында никах һәм хәләл туйлар уздыру буенча тәҗрибәле белгечләр чыгышлар ясадылар, мастер-класслар уздырдылар.   “Әс-Сәлам” мөселман киемнәре кибете (Ильяс һәм Әлфинур Яруллиннарның гаилә бизнесы), дизайнлы киемнәр җитештерүче  Rich Islam мөселман үзәге (дизайнеры Галия Салюкова)  мөселман киемнәре модасын тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә интерактив рәвештә никах йоласы да күрсәтелде. Чарада махсус кунаклар — Мәскәүдән популяр алып баручы Айрат Заг­риев һәм Казаннан танылган эстрада артисты, шулай ук туйлар, гаилә бәйрәмнәрен алып баручы Салават Миңнеханов катнаштылар.

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*