tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Самар татарлары» журналының 5-еллыгы бәйрәм ителә
«Самар татарлары» журналының 5-еллыгы бәйрәм ителә

«Самар татарлары» журналының 5-еллыгы бәйрәм ителә

10 март көнне 15.00дә Самараның “ЗАРЯ” мәдәният йортында “Самар татарлары” журналының 5 еллык юбилее бәйрәм ителәчәк.

“Самар татарлары” журналының беренче саны 2013 ел башында «ИПОЗЕМбанк» финанс ярдәме белән чыга. Шул вакыттан башлап, рус һәм татар телендәге язмалар  белән басманың 17 күпбитле номеры дөнья күрә.

Чара программасында җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Венера Ганиева, Рөстәм Асаев, Сорнай фольклор ансамбле чыгышлары көтелә. Кунакларны фойеда “Сорнай” ансамбле каршы алачак, шулай ук күргәзмә оештыру һәм “Түбәтәй” челтәре сатуларын оештыру ниятләнә.

Бөтендөнья татар конгрессы котлауларын журналга мәгълүмати бүлек вәкиле Булат Ибраһимов җиткерәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*