tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара татарлары: Яшьлегебезгә йөгереп кайткандай булдык
Самара татарлары: Яшьлегебезгә йөгереп кайткандай булдык

Самара татарлары: Яшьлегебезгә йөгереп кайткандай булдык

Бөек татар җырчысы, Та­тарстанның һәм РСФСРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Мактау Ордены кавалеры, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, кыскача әйткәндә, татар халкының иң яраткан, иң моңлы җырчысы Илһам ШАКИРОВның вафатына 40 көн тулып узды. Урыны оҗмахта булсын иде.

Шушы уңайдан Самараның Халыклар дуслыгы йортында бер төркем аны күреп белгән, танышып сөйләшкән мил­ләт­тәш­ләребез җыелып, җыр­ла­рын җырлап, хатирәләре белән ур­таклашып утырды.

Хәер, газетабызның үткән саннарының берсендә Идеал Галәветдиновның һәм Асия Шәймарданованың бик тә кы­зык­лы истәлекләре басты­рылды инде. Бу кичәдә дә алар шушы истәлекләрен сөй­ләде. Ә менә гомере буе авиация заводында эшләгән, “Туган тел” татар җәмгыятен оештыручылар санында булган Әхмәт ага Нәфыйгинның истә­лекләре барысына да яңалык булып яңгырады. Ул Илһам Ша­киров Самарага беренче мәртәбә килгәндә үк аның талантына гашыйк булган һәм завод гомумторагында яшәүче дуслары белән аны кунакка дәшәргә җөръәт иткән.

– Сез кешеләр белән аралашып яшисез, ә безнең гомер тимер-томыр арасында уза. Сөйләшеп утырыр идек, әйдәгез әле безгә, — дип кыяр-кыймас кына әйткән идем, Илһам, шуны гына көткән кебек, риза булды. Без такси алдык та, егетләр җыены гына булмасын әле дип, бер таныш кызны алырга кердек. Барып чыкмады, өйдә юк икән. Шу­лай да кичәбез бик матур үтте. “Җырла әле”, – дип әйтергә кыюлыгыбыз җитмәде. Әле генә зур концерт уздырган кеше бит, арыгандыр, дип уйладык. Ә менә Финляндиядә концерт куйганы, түрәләр белән очрашуы турында бик матур итеп сөйләгәнен хәтерлим. Шуннан соң Самарага ничә мәртәбә килсә, шулкадәр очраштык һәм бик якын дуслар булып киттек.

Улыбыз Данис тугач, алар Әлфия Авзалова белән бергә килделәр. Шундый матур булып истә калдылар: Әлфия балконда урындыкта утыра, ә Илхам идәнгә утырган да башын аның итәгенә куйган. Әле дә күз алдыма шулай киләләр.
Данис уянды да хатыным Дания аны кунаклар янына алып чыкты. Илһам Шакиров баланы кулына алып, бала исе бигрәк тәмле бит ул дип, иснәп-иснәп сөйде. Кызганычка, бала бәхете насыйп булмады шул аңа, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Киров мәйданындагы Мә­дәният сараенда танылган артистның концертларын оештырган Флорида Локманова, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертын карап утырганын күргән Миңлетаһир Байбеков, артистны Рөстәм Вәлиев белән Яңа Кызылсу авылы мәчете юбилеена алып килгән Шамил Галимов, Иске Ярмәк клубында “Уйнагыз, Гали гармуннары” фестивалендә күреп, интервью алган Эльмира Шәвәлиева да истәлекләрен яңарттылар. Ахырда татар җәмәгатьчелеге Илһам Шакировның “Хуш, авылым”, “Сандугач”, “Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем” кебек моңлы җырларын җырлашып утырдылар.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*