tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада «Яктылык» мәктәбенең юбилее узды
Самарада «Яктылык» мәктәбенең  юбилее узды

Самарада «Яктылык» мәктәбенең юбилее узды

Бүген, 5 апрель көнне, Самараның «Яктылык» мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, көннең беренче өлешендә мәктәптә “Заманча мәктәп шартларында мәгарифнең этномәдәни компонентын тормышка ашыру” дип исемләнгән фәнни-гамәли конфереция узды. Ә инде көннең икенче яртысында «Заря» мәдәният сараенда мәктәп юбилеена багышланган тантаналы кичә оештырылды. Залга җыелган  укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне Самара өлкәсе губернатораның милли һәм дини сәясәт департаменты җитәкчесе Надежда Осипова, Самара шәһәр Думасы рәисе Галина Андриянова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котладылар.

Надежда Осипова үз чиратында Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинның котлавын җиткерде. Галина Андриянова татарларларның дуслыгы, бердәмлеге  башка халыкларга үрнәк булып торуы турында һәм мәдәният, спорт, уку буенча шәһәрдә алдынгы урыннарда булуларын билгеләп узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Яктылык” мәктәбенең татар дөньясында тоткан үз урыны булуын ассызыклады. Укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап торулары өчен рәхмәтләрен белдерде. Конгресс рәисе “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовка һәм Надежда Осиповага “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге медален тапшырды. Шулай ук Ринат Закиров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Яктылык” мәктәбенә бүләк итеп җибәрелгән Форд Транзит автобусы ачкычларын  да мәктәп директорына тапшырды.

Юбилей концерты мәктәп укучыларының җыр-биюләре, нәфис сүз сөйләүләре белән аралашып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*