enrutat
Баш бит / Самарадагы «Бердәмлек»кә — 24 яшь
Самарадагы «Бердәмлек»кә — 24 яшь

Самарадагы «Бердәмлек»кә — 24 яшь

Моннан нәкъ 24 ел элек, 1990 елның 25 апрелендә “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күргән иде.

Быелгы кыш миңа бик озын булып тоелды. Бигрәк тә март карлы яңгырлары, бозлавыклары белән ялыктырды. Озакка сузылган суыклар эчне пошырып, күңелгә ниндидер шом салып торган көннәрнең берсендә кызым минем кәефсезләнеп йөрүемне күреп алган булса кирәк: “Әни, син бабабызның сүзләрен оныттыңмыни? Яз башында өегезнең бөтен почмакларын тузаннан, иске әйберләрдән арындырырга кирәк”, — дип әйтә иде бит ул. Кыш буе җыелган басма матбугатны булса да тәртипкә китер инде”.

Чыннан да, кая карама – татар газеталары, татар журналлары, дини календарьлар. Балалар аларга тотынмый, чөнки миңа кирәк әйберне чыгарып ыргытудан куркалар. Эчемнән генә шатланып куйдым. Бабаларының сүзләрен дә истә тоталар, минем әйберләрне ташлаудан да шикләнәләр икән. Бер кермәсә дә, бер керә бит ул, сөйләп торырга гына кирәк.

Мин яткан җиремнән торып, кәгазьләремне тәртипкә китерә башладым. Берзаман газеталар арасыннан 1992 елгы башы кызыл буяу белән басылган “Азан” газетасы килеп чыкты. Аны кайдан, ничек алып кайтканымны да хәтерләмим инде, укып та карамаганмын, ахыры. Укыган булсам, “Бердәмлек” газетасы мөхәрриренә каршы “Азан”ның махсус чыгарылышында басылган күләмле бу язма хәтердә калган булыр иде инде.

Аны укып чыккач, озак кына уйланып утырдым. Шушындый авырлыкларны кичергән, нахак сүзләргә каршы тора алган “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга карата хөрмәтем тагын да арта төште.

Нәрсә дип, нәрсә өчен бастырылган булды икән бу язма? Безгә, газета укучыларына, татар оешмалары җитәкчеләре арасындагы интригалар кирәкми, без араларында нинди конфликтлар булуын, аларның кайдан килеп чыгуын аңламыйбыз да, беләсебез дә килми. Газета укучылары редакциядән сыйфатлы һәм кызыклы итеп язылган мәкаләләр, файдалы киңәшләр, төрле кызык-мәзәкләр көтә.

Ул елларда сәясәт тә тотрыклы түгел иде бит әле. Кемнең хаклы булуын, кемнең ялгыш юлдан китүен вакыт күрсәтте. “Бердәмлек” менә инде 24 ел буе эшен дәвам итә, аңа язылучылар саны кимеми, халыктан тик рәхмәтләр генә ишетеп тора. Димәк, аның позициясе ул вакытта да, хәзер дә дөрес булган һәм ул туры юлдан атлый.

Әнә, күптән түгел генә Иршат хәзрәт Сафин да аның “Кыйбла” кушымтасына уңай бәя биргән иде бит. Якын туганым Кәшшаф Йосыпов та шуңа сокланып туя алмый: “Мин “Кыйбла”ны укыганда әтиебез сөйләп калдырган сүзләр искә төшә. Әтием белән сөйләшкәндәй булып тоела”, — дип гел әйтеп килә.

Менә арадан “Татар календаре” килеп чыкты. Аның каян килгәнен беләм инде, “Ак бәхет” радиосы редакциясе бүләк иткән иде. Мин аны “Уналты яшьлек мөгаллим” мәкаләсе өчен саклаганмындыр. Язмада безнең Ульян өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле авылында бер меңгә якын шәхси хуҗалык булуы, мәчеттә 16 яшьлек Усман Рәфыйковның балаларга дин белеме укытуы турында язылган. Шулай ук Ульян өлкәсендәге Иске Кулатка районында, дин көчле булганга, җинаятьчелек түбән, аерылышулар аз, балалар картларны яхшы карыйлар, дип язылган мәкалә дә бар.

Ә 1993 елгы календарьда “Мәчеттән фатиха алып” дип аталган язма да урнаштырылган. Анда минем кызым Галия һәм киявебез Ирфанның Самара татарлары арасында беренчеләрдән булып мәчеттә никахлашулары турында язылган. Календарьда язылган бу хәбәрләр астында “Бердәмлек” газетасы мәкаләләренә таянып язылган”, дигән сүзләр дә бар. Татарстан календаре “Бердәмлек”тән алып яза икән, димәк, бу сыйфатлы һәм халыкка кирәкле материаллардыр, дигән фикер туа.

Шушы көннәрдә “Бердәмлек” үзенең 24 яшен билгеләп үтә. Чирек гасырга якын мәгънәле, аңлаешлы, саф татар телендә язылган мәкаләләрне халыкка җиткереп торуы өчен газета хезмәткәрләренә һәм аның баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллинга исәнлек-саулык, иҗади уңышлар теләп, хәлебездән килгән кадәр газетабызга ярдәм итеп яшәвебезне теләп калыр идем. Ә укучылардан нинди ярдәм кирәк соң? Тик вакытында язылып, аның тиражын арттырып кына торырга кирәк.

Шул ук “Бердәмлек” газетасында басылып чыккан шигырь юллары (авторы билгесез) аның туган көненә туры килеп тора дип уйлыйм:

Нурлар алып нур

чишмәләреннән,

Сукмакларга сибәр идем мин.

Сукмакларны түгел, бөтен

илне,

Саф нурларга күмәр идем

мин.

Тапсам әгәр бәхет

хәзинәсен,

Шатландырыр идем

һәркемне,

Эзләнүгә бирәм хезмәтемә,

Бар көчемне, барлык

дәртемне.

Эзлим, эзлим, табармын дип

эзлим,

Нур чишмәсен, бәхет

диңгезен.

Дөньядагы барлык

матурлыккка,

Күмәр идем бөтен җир йөзен.

Разия Аюпова, «Бердәмлек»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*