tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарадагы “Туган тел” оешмасы РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләргә каршы
Самарадагы “Туган тел” оешмасы РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләргә каршы

Самарадагы “Туган тел” оешмасы РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләргә каршы

Самарадагы “Туган тел” өлкә татар оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать хаты юллаганнар.

Оешма президенты Ильяс Шакуров имзалаган әлеге хатта РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләр кертү турындагы законпроектына катгый каршы булганнарын белдерәләр. Бу законпроект Самара татарлары фикеренчә урыс булмаган халыкларның фаҗигасен катгыйландырачак һ0м мәгариф чиновникларына туган телләрне укытуны юкка чыгару өчен юл ачачак, димәк, баласына ана теленә мәхәббәт сеңдерергә тырышкан ата-аналар һәм мәктәптә туган телем – урыс теле дип тәрбияләнгән яшь буын арасында каршылык туачак.

Хатта шулай ук законпроектта аерым маддәләрдәге каршылыкларга игътибар юнәлдерелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*