tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның «Яктылык» мәктәбе үзенең 8 егетен һәм 11 кызын тормыш юлына озатты
SONY DSC
SONY DSC

Самараның «Яктылык» мәктәбе үзенең 8 егетен һәм 11 кызын тормыш юлына озатты

Самарның «Яктылык» мәктәбендә гаҗәеп зур вакыйга булды. Унберенче
сыйныф укучыларын тормыш юлына чыгарып җибәрделәр.
Күзгә шул ташланды ки, тантананың сценариен бик яхшы язганнар, һәм сәләтле
балалар аны оста итеп күрсәттеләр.

Беренче сыйныф укучылары мәктәптән китүче егетләргә һәм кызларга багышлап,
берәр куплет истә калырлык, тирән эчтәлекле шигъри юллар бүләк иттеләр.
Ә инде чыгарылыш сыйныф укучыларын башлангыч классларда укыткан
мөгаллимәләре – Галия Тупасова Һәм Рәмзия Зарипова, күңел җылыларын
сүзләргә әйләндереп, тәэсирле чыгыш ясадылар.

Чыгарылыш сыйныф укучылары да бурычлы булып калмадылар. Теләкләрен
шигъри калыбка салып, аларны яраткан класс җитәкчеләре Изидә Хуҗинага роза
чәчәкләре белән бергә тапшырдылар.

Тантанада катнашучы барлык мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар,
чакырылган кунаклар, тирән хисләргә чумып, балалар белән бергә мәктәп
елларын искә төшереп, басып тордылар.

Көннең болытлы, явымлы булуына карамастан, беркем дә бәйрәмне ташлап
китәргә ашыкмады. Кулчатырлар астында тантана тагын да куанычлырак, шатлыклырак булып истә калды. Унберенче сыйныф балалары укытучылары Изидә ханым белән һавага күгәрченнәр очырдылар.

Бу, әлбәттә, үзенә бер символик күренеш иде. Егетләр һәм кызлар тормыш юлына
чыктылар, күгәрченнәрдәй иреккә юл алдылар. Унберенче сыйныф укучыларының күз яшьләре, класс җитәкчеләре Изидә ханым Хуҗинаның елавы барлык халык тарафыннан да драматик күренеш булып кабул ителде.

«Яктылык» мәктәбе саубуллашу тантанасын гына түгел, ә ачык һавада истә
калырлык театральләштерелгән тамаша да күрсәтте.
Бәхетле булыгыз, балалар!

Миләүшә ГАЗЫЙМ
язмасы һәм фотосурәтләре.

tatarlarsamara.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*