tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарда мәктәптә татар теле укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада була
Самарда мәктәптә татар теле укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада була

Самарда мәктәптә татар теле укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада була

2 декабрьдә Самар шәһәр округы белем бирү учреждениесе укучылары арасында мәктәптә татар телен укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак.

Олимпиада туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә карата кызыксыну уяту; укучыларны традицион халык мәдәнияте белән таныштыру; аларны этнография һәм туган якны өйрәнү эшенә җәлеп итү; сәләтле балаларны ачыклау һәм сайлап алу максатыннан үткәрелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада катнашучыларның барысына да «Самар өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе һәм әгъзалары исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Олимпиада Самарның «Яктылык» мәктәбендә (А.Матросов урамы, 11А) 10.00 сәгатьтә башлана.

Посмотреть на карте Самары

samtatnews.ru

Один комментарий

  1. Правильно, да. Местные языки — культура страны, её достояние

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*