tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарның “Яктылык” мәктәбендә Индонезия студентларын кунак иттеләр
SONY DSC
SONY DSC

Самарның “Яктылык” мәктәбендә Индонезия студентларын кунак иттеләр

Бу милләтара аралашу өлкәбез мөфтие Талип хәзрәт Яруллин тәкъдиме буенча башланып китте.

Самарның Чуенъюлчылар институтында укучы индонезиялеләр “Яктылык” мәктәбенә килеп, үзләренең гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән таныштырдылар. Милли көрәш ысулларын, киемнәрен, җыр-биюләрен тәкъдир иттеләр, үзләренең ризыкларын авыз иттерделәр. Индонезия, андагы тормыш турында сөйләделәр.

– Бу студентлар Самарга бер елга укырга килгәннәр. Алар шулай Россиянең чуен юлы үсештә булган төрле шәһәрләрендә белем алып, тәҗрибә туплыйлар. Бездән соң Санкт-Петербург шәһәренә юл тотачаклар.  Алар “Яктылык”ка бик бай һәм кызыклы программа алып килделәр. Без аларны үзебезгә тагын бер тапкыр чакырып, татар халкы белән таныштырырга булдык, — дип сөйли мәктәп мөдире Радик Газизов.

Әйтергә кирәк, яктылыклылар да кунаклар өчен бик яхшы очрашу әзерләгәннәр.

Индонезия егетләренә-кызларына мәктәпнең музеен, милли көрәшебез ысулларын, Россия, Татарстан турында презентация күрсәттеләр. Шулай ук милли бәйрәмнәребез — Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә, каз өмәсе, дини бәйрәмнәребез – Ураза, Корбан, Мәүлид, татар халкының киеме турында кыскача мәгълүмат бирделәр.

Кичәне алып баручы кызларның берсе татар телендә сөйләде, икенчесе аның сүзләрен инглиз теленә тәрҗемә итеп торды.

“Яктылык” укучылары индонезиялеләргә бик матур концерт та куйдылар. Альбина Мингалиеваның моңлы җырын, Руфия Кутляеваның скрипкада уйнавын кунаклар бик яратып кабул иттеләр. “Йолдыз” төркеменең биюләреннән дәртләнеп, дәррәү кул чаптылар.

Очрашу ахырында барысын да татар милли ризыкларыннан сыгылып торган табынга чакырдылар.

Миләүшә ГАЗЫЙМ, “Сәлам” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*