tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сандугач» музыка бәйгесе дөньяга таныла
«Сандугач» музыка бәйгесе дөньяга таныла

«Сандугач» музыка бәйгесе дөньяга таныла

Казанда “Сандугач-Соловей” Халыкара вокаль музыка конкурсы үтеп китте. Аны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында IMG_1824IMG_1880IMG_1862IMG_1869IMG_1902IMG_1946IMG_1936IMG_1919IMG_1832IMG_1948IMG_1949IMG_1910IMG_1916IMG_1920IMG_1864IMG_1996IMG_2012IMG_2021IMG_2024IMG_2025IMG_1955IMG_1991IMG_1923оештырдылар. Академик җырлау, халык җырлары башкару һәм эстрада җырлары номинациясендә үткәрелгән бу бәйгедә Татарстаннан, Башкортостаннан,  Чувашиядән, Мәскәүдән, Сарытаудан, Самарадан, Ульяновски, Кемерово өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгән 80 нән артык җырчы катнашты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, мәдәният һәм сәнгать университетының вокал кафедрасы мөдире Венера Ганиева җитәкләгән жюрига атаклы композитор Резеда Әхиярова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Мәсәү педагогика университеты укытучысы, билгеле Кытай музыка белгече  Цзян Шанжун,  популяр Австрия җырчысы, композитор Йозеф Ивашка, билгеле җыр укытучысы Алина Глазкова кергәннәр.

Конкурста катнашучылар арасында 15-18  яшьтәге җырчылар аерым көрәшеп, 25 яшькә кадәрләр үзләре арасында һәм 25 яшьтән өлкәннәр аерым төркемнәрдә ярыштылар. Беренче тур ярышы көне буе дәвам иткәннән соң икенче турга 31 җырчы  өч номинациядә (академик, халык, эстрада җыры) катнашу өчен үттеләр.  Җырчыларны чакыру, шобага салу, конкурста катнашучылар өчен әзерләнү бүлмәләре,   җырчылар кушылып башкару өчен музыка (“минусовка”) куелу, жюри әгъзаларының эшкә керешүе, тавыш көчәйтү аппаратлары, сәхнә бизәлеше – барысы төгәл итеп оештырылган иде. Мәдәният һәм сәнгать университетының зур залында нигездә конкурста катнашучылар гына җыелса да, сәхнәгә чыккан яшь һәм хәзергә  бик үк билгеле булмаган башкаручыларның тавышы һәм башкару үзенчәлеге теләсә кемнең кызыксынуын уятырлык иде. Конкурсны тантаналы итеп ачканда университет ректоры Р. Йосыпов вокалчылар ярышының кызыклы булачагына, аның яңа исемнәр, кызыклы вакыйгалар ачарга ярдәм итүенә өмет белдерде.

Шулай булып чыкты да. Икенче турга  чыгучылар һәм лауреат дипломнары алучылары арасында чыннан да кызыклы, сәләтле егетләр һәм кызлар бар иде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар дәрәҗәсендә җырлаучылар да, билгеле җырчыларның тавышын бермә-бер кабатлаучылар да булды.  Ләкин  80 ләп җырчы арасында күпчелек – чын иҗади шәхесләр  иде. Алар арасында перспективалы яшьләр дә, матур, халыкчан җырлаучы урта яшьләрдәге апалар да бар иде. Аларның барысын да видеога яздырып алганда, жюри әгъзаларының комментарийлары белән халыкны таныштырганда җәмәгатьчелек өчен бик файдалы булыр иде. Кызганыч, видеога яздыру гала-концерт вакытында, икенче тур вакытында өлешчә генә алып барылды. Кайберәүләр кесә телефонына, планшетникка, фотоаппаратка яздырып алды бугай. Кыскасы, бу конкурста катнашучыларның табыш-хаталары махсус өйрәнергә лаеклы иде. Хәзерге техника талантларны һәм сәләтсезләрне вакытыныда һәм төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә ич!

Кызыклы яшьләрнең барысын да санап торып булмый. Венера ханым Ганиева бәлки тәфсилләп искә алыр…

Инде җиңүчеләрне әйтик. Аларның иң-иңнәре  икенче турдан соң оештырылган Гала-концертта чыгыш ясады. “Академик җырлау” номинациясендә Айгөл Әхмәтшина (Уфа), Максим Карсаков (Чабаксар), Гөлнара Байназарова (Казан), Александра Рыбакова(Сарытау) үзләренең иң югары бүләк яулавы очраклы булмавын расладылар. “Халыкчан җырлау” номинациясендә Гөлсирин  Абдуллина (Алабуга), Башкортстаннан килеп башкорт халык җырын башкаручы Илдар Җамалов, Гөлсия Хиләҗева, шулай ук берьюлы ике номинациядә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булган Илнар Миранов (Казан) чын лауреатча чыгыш ясадылар. Халыкара конкурсның иң югары бүләге – Гран при һәм Татарстан мәдәният министрлыгының махсус призы Венера Протасовага тапшырылды. Ул Бурятия башкаласы Улан-Удэдан Казанга килеп, консерватория тәмамлап, хәзер М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли башлаган, өметле җырчы. Протасова үзенең адашы Венера Ганиева репертуарында булган “Сандугач – Соловей”( Алябьев музыкасы, А.Дельвиг сүзләре) әсәрен башкарып үзенең  осталыгын һәм талантын күрсәтте.

Венера ханым Ганиева конкурсның ябылышында үзенең күптәнге хыялы тормышка ашуга канәгать булуын әйтте. Мондый конкурслар халыкчан  җырлау һәм классик вокал осталыгын камилләштерргә  ярдәм итә. Кемероводан килгән Мансур Саттаровның матур татар киемнәрендә, түбәтәйле килеш сәхнәдә русча, инглизчә, татарча җырлавы хәтердә калды.

Шулай да чын татарча моңлы итеп җырларга өйрәү җиңел түгел шул! Венера Ганиева моны яхшы аңлый һәм һәр милли талантның кадерен белә. Башкортостанның Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан килгән Зөлфия Шәрифуллина беренче турда каушап, “Арча” җырын югары куелган микрофоннан ерактарак торып җырласа да, аның чын милли, үзенчәлекле башкаруына жюри игътибар итте. Икенче турда  эстрада җыры белән уңышлы чыгыш ясап, Зөлфия дә  дипломга лаек булды. Яшьләрчә дулкынланып җырлаучы  чандыр буйлы Зөлфиянең биш бала анасы булын ишеткәч, жюри әгъзалары шак катты. Аның халыкчан җырлавы  бишек җырларын башкарганда килешеп торадыр, дигәе  фикер килде башка.  Талантны, моңны менә шулай мыскал белән, граммына кадәр төгәл итеп үлчәргә сәләтле шәхесләр оештырган шул бу конкурсны!

Оештыру комитеты Халыкара конкурсны оештырырга ярдәм итүчеләргә – Татарстаннның мәдәният министерлыгына, Татарстан Республикасы Президентының мәдәният фондына, «Автолайф» ширкәтләр төркеменә, “Интехбанка”, VIS-TRAVEL туристлар фирмасына,  «Татар утары” комплексына,  «Ливадия»  шифаханәсеә һәм социаль белем Академиясен рәхмәт белдерде. Заманча да, халыкчан да, югары  вокал сәнгате таләбенә туры китереп тә җырлау осталыгын тәрбияләү өчен сандугач тавышың яхшы аңлый белүче чын  фидакарь шәхесләр кирәк. Зур хезмәтләр салынган, бик күп музыка, иҗат фанатикларын үзенә җәлеп иткән воIMG_1831калчылар бәйгесен шундый затлар оешIMG_1951тыргIMG_2001ан иде.IMG_1970

                                                                                                                                               Римзил Вәли

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*