tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сандугачлы Сарманның “Ак калфак”лы кызлары
Сандугачлы Сарманның “Ак калфак”лы кызлары

Сандугачлы Сарманның “Ак калфак”лы кызлары

2013 елда “Ак калфак” оешмасының Сарман районы бүлекчәсе дә үзенең оештыру эшләрен, беренче утырышларын башлап жибәрде. Бу оешмага хатын-кызларыбызның проблемаларын хәл итәрдәй һәм ярдәмгә килердәй белгечләр: юрист, врач, тегүче, повар-кондитер, педагог, психологлар сайланды. Яшь буынны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда бүгенге тормышта хатын-кызларыбыз һәрвакыт алгы сафта. Җәмгыятебез тарафыннан аларга бик күп вазифалар йөкләнгән: ин беренче хатын-кыз дөньяга ана булыр өчен, бала тәрбияләү өчен яратылса, алга таба инде әкренләп дөнь яны матурлауга, тормышны бизәүгә дә үзләреннән зур өлеш кертә,гаиләдәге, тирә-юнь дәге, җәмгыять тәге проблемалар – алар барысы да хатын-кызларыбызның йөрәге, күңеле аша үтә дип уйлыйм. Бүгенге хатын-кызларыбыздан татар телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, балаларны милли традицияләр буенча тәрбияләү кебек төп эшләрне җәелдерү сорала.

Сарман районы “Ак калфак” оешмасы да үзенең бүлекчәләрендә план нигезендә эшне кин жәелдереп җибәрде. Бүгенге көндә барлыгы 23 авыл hәм бер бистә җирлегендә хатын-кызларыбыз яшьләрне милли традицияләр нигезендә тәрбияләү өстендә эш алып баралар. План нигезендә Сарман район жирлегендә урнашкан аграр көллият кызлары белән берлектә татар халык ашлары пешерү буенча мастер-класс үткәрү традицияга кертелде. Студент кызларыбыз халкыбызның hөнәрләрен бик теләп өйрәнәләр: чигү чигәләр, келәм-картиналар бизиләр. 2014 нче елдан яз, көз айларында армияга чакырылыш егетләрен чиккән кулъяулык һәм чәк-чәк белән озатуны матур бер чара иттеләр. Матурлыкны күрә белү якыннарыңа үз кулларың белән күнел җылысын кушып ясалган әйберләрдән дә олы бүләк бармы сон? Бу бик мөhим тәрбия чарасы дип саныйбыз.

Эшчәнлекнең тагын бер мөhим юнәлеше: инвалид, ярдәмгә мохтаж, тәрбиягә авыр бирелә торган, гаиләләргә, тәрбиягә алынган балалар белән эшләүне, аларга ярдәм итүне, төрле чаралар оештыруны да максат итеп куябыз. Иганәчеләр ярдәме белән тумыштан инвалид булган балаларга Яр Чаллы шәhәренә, андагы Дельфинарийга сәяхәт оештыру, аз керемле гаилә балаларына Яна ел тамашасы үткәрү, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында бик күп гаиләләргә хәйрия акциясе үткәрүдә активлык күрсәтү, гаиләгә тәрбиягә алынган балаларга кече Сабантуй оештырып бәйрәм бүләк итү, “Күңел эретерлек сүзләр бар” шигаре астында 8 март алдыннан инвалид бала тәрбияләүче әниләр белән очрашу уздыру шулай ук эшчәнлекнең бер тармагы.

“Ак калфак”лылар калфак – түбәтәйгә тугры калып үзебездә, бәйрәмнәрдә дә, сәхнәдә дә халкыбызның горурлыгы булган баш киемен популярлаштыралар. Районыбызның мәктәпләрендә, сәнгать мәктәбенен кул эшләре түгәрәгендә калфак тегүче апалар, кызлар көннән-көн арта. Без бу эшне тегү-чигү материалларына кытлык булган заманда ук башлап жибәргән идек. Үзебездә иң беренче калфак чигү буенча мастер классны Казан каласыннан калфак чигу остасы, физика укытучысы, безнең якташыбыз Габдуллина Фатыйма Газдаловнадан өйрәнеп кайтып өстәмә белем бирү педагогы Ахмиева Эльвира күрсәтте, безне-күпләребезне аеруча укытучылар, укучыларны бу бик катлаулы hөнәргә өйрәтте. Без чиккән яшь кызлар, ханымнар калфагы, әбиләр кәттәҗие күпләрдә соклану уята.

Сарман кызы Асия Хабибуллина “Ак калфак” оешмасы үткәргән конкурста үзенең чиккән калфагы белән катнашса, ул чиккән калфакларның берсен Төркиянең Истамбул шәhәрендә яшәүче милләтпәрвәр Гөлтан ханым Ураллының киеп йөрүе күнелләрдә горурлык хисләре тудыра. Гөлтан ханым – искиткеч кеше. Белгечлеге буенча инженер, музыкаль терапия белгече, җаны белән татарлар арасында күпер салучы изге зат. Аның белән аралашып, тамырларыбызда аккан милләт горурлыгын онытмыйча, алга таба да очрашулар дәвамлы булсын иде.

“Алтын энә” – чигү осталары белән 2017 нче елда район күләмендә барлыгы 1200 сөлге чигелде. Бүгенгесе көндә дә сабантуйлар Сарманның чигүле сөлгесеннән башка уздырылмый.

2019 нчы елдан башлап күренекле җырчы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Илhам Гыйльметдин улы Шакиров иҗатын мәңгеләштерү һәм тирәнтен өйрәнү максатыннан “Илhам чишмәсе” район ачык балалар иҗат бәйгесе уздыру гамәлгә кертелде.

Ноябрь аенда-әниләр көне уңаеннан, балалар бакчаларында татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау, балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесе үткәрүдә үзенең нәтиҗәләрен күрсәтте.

Һәрбер чараны югары дәрәҗәдә уздыру өчен әлбәттә аның нигезендә иганәче ярдәме булуы мөһим икәнлеге бер кешегә дә сер түгел. Сарман районы “Ак калфак” җирле оешмасы да бөтен чараның да иганәчесе булган “Меги” ачык иҗтимагый оешмасының генераль директоры Илдар Өнип улы Гамиров һәм аның хәләл җефете “Ак калфак”лы ханым Гамирова Миләүшә Мөдәфис кызына тирән рәхмәтле.

Бүгенге кызларыбызда горурлык сыйфатлары миллилек тойгысы кебек күркәм сыйфатларны тәрбияләү безгә – хатын-кызларга йөкләнгән. Без бүген үзалдыбызга шундый бурыч куеп, алга таба да аралашып эшләргә дигән теләктә калабыз.

Зания Вафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*