tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сандугач”ның нәтиҗә концерты Нәүрүзгә багышланды
“Сандугач”ның нәтиҗә концерты Нәүрүзгә багышланды

“Сандугач”ның нәтиҗә концерты Нәүрүзгә багышланды

Сургут шәhәренең татар милли мәдәни мөхтәрияте нигезендә күп еллар инде “Сандугач” вокал-хореографик ансамбле эшләп килә. Алар шәhәребездә яшәүче милләттәшләребезне үзләренең күркәм чаралары белән гел шатландырып торалар. Елның елында үткәрелгән йомгаклау концерты исә бик матур бер милли традициягә әверелде дисәм тә, ялгышмам.

Быелгы программа да үзенчәлекле булды. Аның беренче өлеше хәзерге чорда күп халыклар тарафыннан билгеләнүче, татар халкының да яраткан бәйрәмнәренең берсе – Нәүрүзгә багышланды. Бәйрәм кичәсе ХМАО-Югра мөфтие Таhир хәзрәт Саматов тарафыннан әйтелгән бәйрәм котлавы hәм азан яңгыравы белән ачылды.

Аннары матур милли костюмнарда, баянчылар белән бергә ансамблебезнең гүзәл кызлары hәм кыю егетләре өздереп “Җомга” көйләрен җырлап зал буенча сәхнәгә  уздылар. Бу тамашачыларны бераз таң калдырды. Ә катнашучылар чиратлашып, иң изге йолаларның берсе – Язгы яңа ел – Нәүрүз бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләрен теләделәр, шигырьләр сөйләделәр. Халкыбызның күңелле җырлары, борынгы такмаклары да яңгырады, моңлы баян тавышлары да күңел кылларын тибрәтте, җырлы-биюле уеннары да күрсәтелде, дәртле биюләре дә hәркемнең күңеленә хуш килде.

Сәхнәдә төп герой Нәүрүзбикә дә пәйдә булды. Ул үзенең гүзәл чәчәкләре белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Ә шулчак нәни пингвиннар белән Кыш бабайның кинәт килеп керүе, барысы өчен дә көтелмәгән хәл иде. Көннәре үтеп барса да, биләмәләрен язга – Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитсә дә, аның бер дә бирешәсе килмәде. Яз сылуы Нәүрүзбикә белән уенда да көч сынашты, дәртләнеп биеп тә карады, әмма, ахыр чиктә Кыш бабай, барыбер җиңелде.

Концерт тамашасы бик бай иде. Җырлар бер-бер артлы биюләр белән алышынды. Залны тутырып килгән тамашачыларыбыз да бик шат, канәгать булып, hәр чыгышны алкышларга күмде. Гомумән, бәйрәм кичәсе бик югары бәяләнде. Аны оештыруда, сәхнәгә куюда зур өлеш керткән ансамблебезнең җитәкчесе Нурия Зиганшинага, балетмейстер Динара Нагоринага hәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм.

Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунагыбыз, язучы, тарих фәннәре кандидаты, милли сәясәтче, дистәләгән фәнни hәм әдәби китаплар авторы Фәүзия апа Бәйрәмова 1000 еллык Казаныбыз, бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламнәр җиткерде. Ул үзенең себердәге татарлар турында язылган “Котыпта татар тормышы” дип исемләнгән китабын тамашачыларга тәкъдим итте һәм китапларыннан күргәзмә оештырылды.

Мондый очрашулар, гүзәл мизгелләр безнең күңелләрдә матур бер хәтирә булып уелып калсын иде дигән теләктәмен. Кешелекнең үзе шикелле үк борынгыдан килгән бу бәйрәмнәрне, йолаларны халыкка җиткерү, аларны саклап калу hәм киләчәк буынга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

                                                            ХМАО – Югра,  Сургут,  Велэра  Кадырова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*