tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сания Мирхалиева Казанга күчә
Сания Мирхалиева Казанга күчә

Сания Мирхалиева Казанга күчә

Омски шәһәренең  Дуслык йортында  1989 елдан бирле татар оешмалары эшендә актив катнашып килгән, 1989-2007 елларда Өлкә телерадио ширкатендә татар телендә барган “Сәлам” тапшыруларын алып баручыларның берсе, 1997-2017 елларда Азатлык радиосы хәбәрчесе, “Татар дөньясы” гәзите редколлегиясе әгъзасы Сания Сабир кызы Мирхалееваның иҗат кичәсе узды. Сания ханымга хөрмәтен белдереп өлкәнең авыл-районнарыннан татар оешмалары җитәкчеләре килде. Сания ханым Омскида яшәгән дәверендә халкыбыз өчен, телебез, динебез, мөдөниятебез саклансын өчен бик күп хезмәт куйган кеше.  Кичә барышында БТКның Милли шура  әгьзасе, Омски шәһәр татар милли мәдәни  автономиясе рәисе Тамир Алимбай улы Алимбаев  Сания Мирхалиевага  Конгрессның “Татар халкын күрсәткән хезмәтләре” өчен медален тапшырды. Бәйрәмдә Казаннан килгән кунак, Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов та чыгыш ясап, җыр–моңнарын бүләк итте.

Р.S. Сания ханым Мирхалеева шушы көннәрдә гаиләсе белән яшәргә  Казанга күчә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*