tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең «Татар кызы-2018» билгеләнде
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең «Татар кызы-2018» билгеләнде

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең «Татар кызы-2018» билгеләнде

Кичә Санкт-Петербургта “Татар кызы 2018” бәйгесенең төбәк этабы финалы узды. Чара “Рекорд” яшьләр йортында үткәрелгән. Ул “Питер буйлары” татар-башкорт милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылган.

Сайлап алу туры катнашучыларның үз-үзен тәкъдим итү формасында уздырылган. Презентация үзең турында сөйләүне, вокал, хореографик яки башка сәнгати номерны үз эченә алган.

Жюри традицияләрне белү, татар телендә аралашу күнекмәләре, карашлар киңлеге, нәзәкатьлелек, сөйкемлелеккә карап бәяләгән. Бәйге концерт программасы белән үрелеп барган.

Санкт-Петербургта “Татар кызы”ның төбәк этабы финалында 8 кыз катнашкан. Бәйгенең җиңүчеләре Айгөл Вәлиева һәм Алинә Нигъмәтуллина булган.

Әмма башка катнашучылар да бәяләнмичә калмаган. Аларның һәркайсы нинди дә булса номинациядә җиңү яулаган. Катнашучылар дипломнар, призлар белән бүләкләнгән.

tatspb.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*