tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының яңа мәгълүмат порталы эшли башлады
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының яңа мәгълүмат порталы эшли башлады

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының яңа мәгълүмат порталы эшли башлады

2019 елның маенда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шәһәр һәм өлкәдәге татар оешмаларының эшчәнлеген һәм алар үткәрә торган чараларны яктырту өчен мәгълүмат порталы булдыру башлангычы белән чыкты. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге ресурс планлаштырылган һәм үткәрелә торган чаралар турындагы мәгълүматны берләштерә, төбәктәге татар берләшмәләре эшчәнлеген Интернетта, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда яктыртырга мөмкинлек бирә.

Санкт-Петербургтагы татар активисты Равил Закировның тырышлыгы белән әлеге проект тормышка ашты.

Хәзерге вакытта https://piter.tatar порталы мәдәният һәм җәмгыять рубрикаларында вакыйгаларны яктырта, башка темалар буенча да яңалыклар урнаштыру күздә тотыла.

Сайтта татар чаралары афишасы һәм календаре, шулай ук татар җәмгыятьләренең актуаль каталогы бар. Шулай ук VK, Facebook, Instagram социаль челтәрләрендә сәхифәләр, YouTube һәм Telegram-да каналлар ачылган, аларда портал яңалыклары тәкъдим ителә, язылучылар белән аралашу мөмкинлеге дә бар. Теләге булган һәркем порталда урнаштыру өчен анонс яки яңалык тәкъдим итә ала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*