tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург татарлары сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлады
Санкт-Петербург татарлары сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлады

Санкт-Петербург татарлары сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлады

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Яңа ел алдыннан сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм камалышта яшәгән кешеләр белән очрашты. Кунакларны даими вәкил Ренат Вәлиуллин сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бу хакта ул Фейсбуктагы аккаунтында хәбәр итте.

Кунаклар республика Вәкиллегенә рәхмәтләрен җиткерде. Алар Татарстанның үз геройларын, ватандашларын онытмавын һәм республикадан читтә яшәүче ветераннарга һәм блокадникларга даими игътибар бирүен әйттеләр. Шулай ук Санкт-Петербургтагы катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлекле чараларны уңышлы уздырганы өчен Татарстанның Даими вәкиллегенә рәхмәт әйттеләр.

Чакырылган кунакларга Яңа ел бүләкләре — Татарстан Республикасы җитештерүчеләреннән азык-төлек җыелмалары һәм ТР Диния нәзарәте исеменнән «Каләм Шәриф» басмасын тапшырдылар. Даими вәкиллек ярдәме белән, ветераннарга, фронтовикларның тол хатыннарына һәм концлагерь тоткыннарына барлыгы илледән артык Яңа ел бүләге тапшырыла. Чаралар вакытында санитар-эпидемиологик иминлек таләпләре дә үтәлә.

«Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге коллективы якынлашып килүче Яңа ел белән котлый! Яңа алда сезгә һәм якыннарыгызга уңыш һәм яхшы кәеф юлдаш булсын, йортыгызда бәрәкәт, гаиләгездә тынычлык һәм мәхәббәт булсын. Гаилә иминлеге, бәхет һәм сәламәтлек телибез», — диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*