tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы чаралар була
Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы чаралар була

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы чаралар була

25 август көнне Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил (1906-1944) истәлегенә багышланган тантаналы чаралар уздырыла.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәлак булуының 71 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үткәрә.

Искәртеп узыйк: нәкъ Ленинград җирендә, Волхов фронтында, өлкән политрук чолганышта калып, авыр яраланган хәлдә әсирлеккә эләгә. Муса Җәлилнең аннан соңгы гомере фашистлар тоткынлыгында аларга каршы яшерен көрәштә үтә. …1944 елның 25 августына – Җәлил һәм көрәштәшләренең башын гильотинада чапканчыга кадәр.

Быел 25 август көнне ветераннар һәм Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге өчен 2нче һөҗүм армиясе яу урыннары һәм Муса Җәлил эзләре буйлап Санкт-Петербург – Тосно – Лисино – Корпус – Радофиниково – Санкт-Петербург маршруты буенча экскурсия оештырыла.

Экскурсиядә катнашучылар Тосно шәһәрендә Җәлил һәйкәленә һәм Радофиниково бистәсендә һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәкләр салырга бара.

Шул ук көнне сәгать 10.00дә Муса Җәлилнең Санкт-Петербургтагы һәйкәленә чәчәкләр китерү тантанасы һәм хәтер митингы була, дип хәбәр итә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*