tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта легендар герой-шагыйрьне искә алачаклар
Санкт-Петербургта легендар герой-шагыйрьне искә алачаклар

Санкт-Петербургта легендар герой-шагыйрьне искә алачаклар

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге легендар татар шагыйре, Советлар союзы герое Муса Җәлилне Искә алу чарасы уздыра. 23 август көнне  Муса Җәлил һәйкәле янында тантаналы чара узачак, һәйкәл янына чәчәкләр салу һәм шагыйрьнең шигырьләрен уку оештырылачак. Чара 12.00 сәгатькә билгеләнгән.

Легендар герой-шагыйрьне искә алырга барлык теләге булганнар чакырыла.

Татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл Санкт-Петербургта 2011 елның 19 маенда ачыла һәм Татарстан Республикасы бүләге булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*