tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта “Мулла” һәм “Байгал” фильмнарын күрсәтәчәкләр
Санкт-Петербургта “Мулла” һәм “Байгал” фильмнарын күрсәтәчәкләр

Санкт-Петербургта “Мулла” һәм “Байгал” фильмнарын күрсәтәчәкләр

Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре кысаларында “Мулла” һәм “Байгал” фильмнарын тәкъдим итәчәкләр. Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Татаркино” дәүләт учреждениесе оештыра. Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

23-24 мартта Петербургта яшәүчеләр Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңгән фильмнар белән таныша алачак. Шулай ук Татарстан кинематографистларының тамашачыларда зур кызыксыну уяткан эшләрен тамаша кыла алачак. Алар арасында “Оссана” һәм “Наш проповедник” фильмнары да бар.

Чара Журналистлар йортында узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*