tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта татар теле курслары
Санкт-Петербургта татар теле курслары

Санкт-Петербургта татар теле курслары

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Фэйсбук челтәрендәге битендә болай дип яза:

11022417_940204766042879_5657736227748338871_n– Петербургның татар теле укыту курсларының берсендә булып кайттым. Курсларны Башкортостаннан килеп монда медицина университетында укучы Шәрәпова Лилия һәм проектлау институтында эшләүче Хәкимова Ләйсән үз инициативалары буенча алып баралар. Курсларны үткәрү өчен урынны аларга Петербургның татар эшмәкәре Ирек Галиев үз офисыннан биргән. Укучыларның күбесе монда бүтән шәһәрләрдән килеп белем алучылар. Алар Курганнан, Оренбургтан, Ульяновскидан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан килгән. Аралашкан вакытта бу егет-кызларның милләтебезнең үткәне белән генә түгел киләчәге турында да ныклап уйланулары күренде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*