tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургтагы “Ак калфак Нева” яңарыш чоры кичерә
Санкт-Петербургтагы “Ак калфак Нева” яңарыш чоры кичерә

Санкт-Петербургтагы “Ак калфак Нева” яңарыш чоры кичерә

Санкт – Петербургтагы “Ак калфак Нева” җәмгыяте яңарыш чоры кичерә. Казанда II Бөтендөнья татар хатын – кызлары съездында булып кайтканнан соң, Петербург делегатлары үз алдында ачык максатлар куйды. Кичектерми башкарасы мәсьәләләр ачыкланды. Эш төньяк башкаладагы Ак калфак җәмгыяте әгъзалары исемлеген үзгәртү һәм тулыландырудан башланды. Һәркемгә үз вазыйфасы билгеләнде.

Беренчедән, балалардан алып өлкәннәргә кадәр туган телне өйрәнүгә күпләрне җәлеп итәргә. Туган як, әдәбият, тарихыбыз битләренә байкау ясау кичәләре оештырырга. Милли бизәкләр аша татар халкының төрле өлкәдәге тормышы эшчәнлеген күзаллау дәресләре дә булырга тиеш.

Татар халкын башкалардан аерып торган “тәмле” милли кухнябыз бар. Шунлыктан, камыр ризыклары: чәк-чәк, өчпочмак, гөбәдия һәм токмач әзерләү нечкәлекләренә өйрәнү дә читтә калмас. Шул ук вакытта, безнең үзебезгә хас булган күркәм кием – салымнарыбыз бар. Ул киемнәрне аерып торган үзенчәлекле элементлар да җитәрлек. Заманына карап, киемнәребез үзгәреш тә кичергән. Менә шул үзгәрешләр турында да эчтәлекле сөйләшүләр оештырылыр, дип көтелә. Бу әйтеп үткән юнәлешләр буенча осталык дәресләре үткәрү планлаштырыла.

Татар халкының бәйрәм – тантаналары шактый. Алар җыр – биюсез үтми. Гомумән, халкыбыз җырлы – моңлы, талантлы һәм дәртле. Шуны истә тотып, ак калфаклылар талантлар эзләячәк, булган иҗади коллективларга, кулдан килгәнчә, рухи ярдәм итәчәк. Тарихыбыз, нигездә, гарәп һәм латин телендә язылган басмаларга яшерелгән. Шунлыктан, гарәп телен өйрәнү дәвам иттереләчәк. Болардан тыш, башка планнар да күз уңында тотыла.

Менә шундый зур планнар белән яши яңарыш кичерүче Санкт -Петербургтагы “Ак Ак калфак Нева” җәмгыяте. Ул үз эшчәнлеген татар халкы үсеше стратегиясе кысаларында алып барачак.

Зәрия Хәсәнова,

Даими Вәкиллек каршында оештырылган

татар журналистлары клубы рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*