tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургтагы Россия этнография музеенда татар халкы зонасы барлыкка киләчәк
Санкт-Петербургтагы Россия этнография музеенда татар халкы зонасы барлыкка киләчәк

Санкт-Петербургтагы Россия этнография музеенда татар халкы зонасы барлыкка киләчәк

Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан Россия этнография музеенда татар халкының борынгы этнографик зонасы булдырылачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Музейда татар зонасын булдыру турында вице-премьер Россия этнографик музее директоры Владимир Грусман белән сөйләшкән. “Без Владимир Моисеевич белән бу хакта бер ел элек сөйләшүләр алып бара башладык. Бу безнең өчен, бигрәк тә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар өчен зур табыш булыр дип уйлыйм”, – диде Шәйхразиев.

Моңарчы Россия этнография музеенда татар халкына багышланган экспозицияләрне вакытлыча гына куйганнар. Яңа этнографик зона даими булачак. “Владимир Грусман белән урынны билгеләдек һәм, килешеп, кул кысыштык. Хәзер шулы залны экспозицияләр куярлык итеп җиһазландыру юнәлешендә эшли башлыйбыз. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы алдына бурычлар куелды”, – диде вице-премьер.

Экспозиция ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан ачылыр дип көтелә.

Алсу Исмәгыйлева
 tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*