tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курслары ачырга җыеналар
Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курслары ачырга җыеналар

Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курслары ачырга җыеналар

Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музеенда татар теле курслары ачырга җыеналар.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең «Файда» татар җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый татар мәдәнияте оешмасы рәисе Айрат Маннанов белән очрашты.

Ренат Вәлиуллин һәм Айрат Маннанов Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музее эшчәнлегенә аерым тукталды. Музейда тематик кичәләр, «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен, татар теле курсларын үткәрү күздә тотыла.

Очрашуда Татарстан Республикасы оешуга – 100 һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясадылар, 2021 елда мәдәни-агарту чаралары оештыру һәм үткәрү буенча планнар билгеләделәр.

tatspb.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*