tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарапулда туган телне яңача өйрәнәчәкләр
Сарапулда туган телне яңача өйрәнәчәкләр

Сарапулда туган телне яңача өйрәнәчәкләр

Сарапул шәһәренең «Электрон» мәдәният сарае — милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү үзәге — Удмуртиядә милли сәясәт өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен субсидияләр алу конкурсында җиңү яулады. 2021 елда тормышка ашырылачак әлеге социаль проектның татарлар тормышына кагылуы бик сөенечле. Ул “Туган тел” татар телен өйрәнү буенча онлайн-мәктәп” дип атала.

Бу турыда “Иман” татар яшьләре берлегенең Сарапул шәһәрендәге бүлекчәсе Рөстәм Сөләйманов белән сөйләштек.

“Проектның авторы – “Электрон” мәдәният сараеның этномәдәни бүлеге җитәкчесе Юлия Седова. Ул миңа шалтыратып, республика тарафыннан шундый конкурс игълан ителүе һәм, социаль проект язып, субсидия алу мөмкинлеге барлыгын хәбәр итте. Без аның белән фикер алышканнан соң, Сарапул яшьләренең проблемаларын билгеләп уздык. Алар арасында мине аеруча борчыганы барлыгын әйттем. Без моңа кадәр Сарапул татар мәдәнияте үзәгендә теләге булганнарга татар телен өйрәтү дәресләре алып бара идек. Тик ни кызганыч, укый башлаган балаларның әти-әниләре, вакыт юклыкка зарланып, күп очракта балаларын бирегә йөртүне туктаталар. Җитмәсә, хәзер укулар һәм эшләр Интернет челтәренә күчеп бара. Шуны күздә тотып, без туган телебезне өйрәнү дәресләрен Zoom платформасында онлайн уздыру турында проект яздык һәм җиңдек. Проектны тормышка ашыру өчен республика — 100 мең сум, Сарапул шәһәре 11 мең сум акча бирәчәк. Бу акчаларга онлайн укулар оештыру өчен техника, уку әсбаплары, программалар сатып алыначак.

Проект 5 айга исәпләнгән (2021 елның сентябрь-декабрь айлары), дәресләр атнага ике тапкыр Zoom платформасында узачак. Биредә теләге булган һәр кеше кушылып, рәхәтләнеп туган телебезне өйрәнә алачак. Барлыгы 200гә якын кеше катнаша алыр дип уйлыйбыз. Онлайн укулардан тыш, берничә тапкыр очрашулар да уздырачакбыз. Татар музеена сәяхәт, милли ризык әзерләү буенча мастер-класс һәм ачык дәресләр оештырырга уйлыйбыз. Укуларга нәтиҗә ясау буларак узачак ачык дәрестә һәр укучы өйрәнгәннәрен күрсәтергә тиеш булачак. Мәсәлән, шигырь сөй­ләргә, җырларга, театраль чыгыш ясарга мөмкин.

Бу проект туган телебезне заманча ысуллар кулланып өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Милләттәшләребезнең күңеленә хуш килер, бик теләп катнашырлар, тагын да зуррак проектлар язарга канатландырырлар дип ышанасы килә”, — диде ул. Уңышлар юлдаш булсын аларга.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*