tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратов өлкәсендә “Рамазан остаханәсе” эшли башлаган
Саратов өлкәсендә “Рамазан остаханәсе” эшли башлаган

Саратов өлкәсендә “Рамазан остаханәсе” эшли башлаган

Саратов өлкәсе Балаково шәһәренең Җәмигъ мәчете базасында ел саен оештырыла торган “Рамазан остаханәсе” ачылды. Балалар иҗади мәйданчыгын булдыру инициаторы “Фирдәүс” хатын-кызлар җирле оешмасы, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Ай дәвамында шимбә саен кызлар һәм малайлар үз куллары белән эшләнмәләр һәм сувенирлар ясаячак.

Шулай, беренче мастер-класста яшь мөселманнар әти-әниләре белән бергә һәр көнгә Рамазан колендаре ясаган. Аның ярдәмендә балалар игелекле эшләр кыла алачак.

“Фирдәүс” оешмасы җитәкчесе Әйша Тумарова сүзләренчә, иҗади мәйданчык Изге Рамазан уңаеннан оештырыла. “Дәресләрдә балалар иҗади сәләтләрен генә үстереп калмыйлар, ә уен формасында бу Изге ай турында да күбрәк белә алачак”, – дип билгели ул.

Очрашу ахырында кызлар һәм малайларга өй эше бирелә, ә үзләре ясаган эшләнмәләрне алар якыннарына бүләк итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*