tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратов шәһәрендә яңа мәдрәсә төзү ниятләнә
Саратов шәһәрендә яңа мәдрәсә төзү ниятләнә

Саратов шәһәрендә яңа мәдрәсә төзү ниятләнә

Саратов шәһәрендә яңа мәдрәсә салыначак. Бу хакта Саратов мөфтиенең беренче урынбасары Рәсим хәзрәт Куҗахмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Төгәл төзелеш датасына килгәндә, никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак ”, – диде мөфтинең беренче урынбасары.

Рәсим хәзрәт аңлатуынча, Саратов өлкәсендә 2005 елдан бирле “Шәйх Сәед” мәдрәсәсе эшли. Мәдрәсә өчен программаны Россия ислам институты эшләгән. Өлкәдәге имамнарның 90 проценты шунда укыган.

Хәзерге вакытта мәдрәсәдә 140 студент укый. Акча, урын һәм тулай торак җитмәү сәбәпле, көндезге уку 2014 елда туктатылган булган. “Яңа мәдрәсә салынгач, көндезге уку кабат башланачак”, – диде мөфтинең беренче урынбасары. Аның әйтүенчә, мәдрәсә белән бергә тулай торак та салыначак.

  • Декабрь аенда узган пленумда Саратов өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсов белем бирүне төп стратегия дип атады. “Тәрбия – безнең иң мөһим эшчәнлекләребезнең берсе. Без Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә һәм җәмгыять алдында җаваплы, чөнки без башка дин вәкилләре белән аралашып яшибез”, – диде мөфти “Нур” каналына.

Данис Вахитов

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*