tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратовта “Милләт бизәге-калфак” дигән мастер-класс узган
Саратовта “Милләт бизәге-калфак” дигән мастер-класс узган

Саратовта “Милләт бизәге-калфак” дигән мастер-класс узган

6 апрель көнне Саратов “Якташлар” иҗтимагый татар оешмасы махсус хатын-кызлар өчен “Милләт бизәге-калфак”дигән мастер-класс үткәргән. Бу чарага Саратов шәhәре ханымнары гына түгел, ә өлкәнең күрше авылларыннан килгән ханымнар да килгән.

Җыелган асыл ханымнарымны Саратов “Якташлар” татар оешмасы җитәкчесе Хавва Кирасирова сәламләгән. Хәзерге катлаулы заманаларда үз йөзебезне, туган татар телебезне, тарихыбызны, динебезне, күркәм гореф-гадәтләребезне саклап калу үзебездән генә тора дип әйткән. Калфак тегү серләрен “Якташлар”ның “Матурлык” студиясе җитәкчесе Люзия Акчурина алып барган

Әлеге чарага җыелган ханымнарга бик ошаган бу мастер-класс hәм киләчәктә дә бу матур гадәт дәвам итәр дип бик соралганнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*