tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман районында узган “Сөлге туе”на әзерләнгәндә 1000 сөлге чигелгән
Сарман районында узган “Сөлге туе”на әзерләнгәндә 1000 сөлге чигелгән

Сарман районында узган “Сөлге туе”на әзерләнгәндә 1000 сөлге чигелгән

Сарман районында узган “Сөлге туе”на сарманлылар 1000нән артык сөлге чиккән. Бу хакта кичә Сарманда узган “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы вакытында әйтелде. Билгеле булганча, кичә, республиканың 27 районы һәм Россиянең 7 төбәгеннән җыелган “Ак калфак” делегатлары, журналистлар, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән Сарман районына сәфәр кылды.

“Сөлге туе” дип аталган бу тамашаның максаты: гасырлар буе халкыбыз тормышын бизәп килгән сөлге чигү осталыгын онытмау, борынгы чигүләрнең яңадан-яңа бизәкләрен табып, яңа җирлеккә төшерү, сөлге серен белүче өлкән буынны барлау, яшьләрдә чиккән сөлгегә хөрмәт уяту һәм чигү осталыгына өйрәтү.

Хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшырту, татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү максатыннан, Сарманда “Ак калфак” оешмасы 2013 елда оеша. Бүген 23 авыл җирлегендә “Ак калфак” бүлекчәләре бар. Алар үз эченә 300гә якын ханымһәм туташны алган.

“Сөлге туе”на әзерлек эшләре башлангач, әбиләрнең сандыклары ачылды, күршеләр бер-берсен күрде, халык аралаша башлады, кич утырып сөлгеләр чиктек, бу үзенә күрә бер җанлану булды, – ди Сарман районы Сарман авылы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дания Зиннәтуллина. – Барысы 1000нән артык сөлге чигелде. Шуның иң-иң 585ен сайлап алдык, 300е исә бүгенге чарада бизәү өчен кулланылды. Сөлгене әбиләр дә, бәбиләр дә чикте дияргә кирәк. Без шул рәвешле кул эшләре белән кич утыру, чиккән сөлге куллану кебек матур гадәтләрне кире кайтара алсак, бик әйбәт булыр иде”.

“Элек татарның бер генә бәйрәме дә чиккән сөлгедән башка узмаган, – ди Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин. – Кызны сорарга килгәч тә, кыз үзенең ризалык билгесен белдереп, яучы аркылы чиккән сөлге җибәргән, яңа туган баланы да ап-ак сөлгегә төргәннәр, туй-никахта да ул төп бүләк булган. “Ак калфак”лылар онытылып барган шушы гадәтләрне көнкүрешкә кайтарды, мин моңа бик шат”.

Исегезгә төшерәбез, кичә “Ак калфак” делегатлары Сарман районында күчмә утырыш вакытында “Шәфкать” социаль тернәкләндерү үзәгендә булды, “Лилия” балалар бакчасында 4 яшьтән сөлге чигүче сабыйлар, Җәмигъ мәчетенә йөреп, дүрт тел өйрәнүче балалар мәйданчыгы, Иске Кәшер җирлегендәге “Кырык чишмә”, “Татар Илеге” яр буе паркында районда яшәүче төрле милләт вәкилләре иҗаты, милли ашлар белән танышты.

Белешмә өчен: “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының бүген 465 филиалы бар. Татарстанда, Россиянең 37 төбәгендә, 17 чит илдә татар хатын-кызлары берләшмәләре эшли. Башкортстанның 21 районында “Ак калфак” бүлекләре оешкан.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*