tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сарыклар гаиләбезнең бер өлеше сыман. Алар белән сөйләшәбез…”
“Сарыклар гаиләбезнең бер өлеше сыман. Алар белән сөйләшәбез…”

“Сарыклар гаиләбезнең бер өлеше сыман. Алар белән сөйләшәбез…”

Яшел Үзән районының Күгәй авылында яшәүче Гайнулиннар гаиләсе 30дан артык баш сарык асрый. Корбанлык маллары да бар.

“Хәзерге вакытта күпләр сарык үрчетми. Ирем белән үзебез асраган сарыкларны әрвахлар рухына корбан итеп чаласыбыз килә”, – ди Хөршидә. Сарыклары – Романовский токымлы. Бер ана баш өч-дүрт бәти китерә.

– Корбанга дигән сарыкларны тәрбияләүнең үз үзенчәлекләре. Аларны аеруча чиста урында тотабыз. Сарыклар гаиләбезнең бер өлеше сыман. Алар белән сөйләшәбез, корбанга дигән мал камил булырга тиеш, аларга дорфалык күрсәтергә дә ярамый, корбанлык сораучылар бик күп,– ди әңгәмәдәшем.

Хөршидә күрше Норлат авылы мәдәният йортында эшли, бик моңлы җырлый. “Мондый талантың белән шәһәр җирендә синең өчен мөмкинлекләр күбрәк булгандыр?” –  дим. Тик ул авылны, туган җирен бер шәһәргә дә алыштырырга теләми. Ирен дә үзе белән бер авылдан булсын иде дип тели торган булган. Ә җырлавы – күңел кушканга.

Гайнуллиннар 19 ел тигез, тату гомер кичерә. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары 7нче сыйныфка укырга бара, кызлары мәктәпне тәмамлап  медицина белгечлеген үзләштерә.

– Әти-әнигә булыша алу үзе бер бәхет. Туганнарымны, якыннарымны авылда каршы алырдай кеше булсын дип, туган җиремдә калдым. Шөкер Аллама, ирем, балаларым – зур терәгем. Һәр нәрсәдә  миңа ярдәм итәләр. Нинди эшкә тотынсак та бергә, җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Киләчәктә балаларны исән-сау үстереп, игелекләрен күреп, тигез тыныч гомер итәргә насыйп булсын, – ди Хөршидә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*