tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарытауда “Идел йолдызлары” балалар фестивале узды
Сарытауда “Идел йолдызлары” балалар фестивале узды

Сарытауда “Идел йолдызлары” балалар фестивале узды

19 нчы апрельдә, язның матур кояшлы көннәрендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган айда, гадәттәгечә, Сарытауда гөр килеп “Идел йолдызлары” дигән өлкәкүләм балалар фестивале узды.

Быелгы фестиваль мәшhүр , талантлы җырчыбыз Илhам абый Шакировның олуг юбилеена багышланган иде. Кичәнең сценариен “Тургай” балалар ансамбле җитәкчесе Тахир Салихов язды.

Бәйрәмдә 150 чамасы укучы катнашты. Бу иң талантлы балалар төрле уку йотларыннын hәм өлкәдәге мәктәпләрдән килгән иде. Бәйрәмне Сарытау милли татар гимназия укучылары башлап җибәрде. 154 нче “Чишмә” балалар бакчасы укучылары, Балаково, Дергачев районыннан Сафаровка, Верхазовка , Алтата, Базар. Карабулактан Яковлевка авылы, Татар  Пакаевка авыл мәктәпләреннән укучылар чыгыш ясады.

Бөтен зал балалар, әби-бабайлар,әти-әниләр белән тулган иде. Кичәнең матур алып баручылары Наил Әминов hәм Эльмира Журавлева тамашачыларның куңелләрен узләренә җәлеп итте. Әлеге фестивальнең максаты – яшь буында милли рух хисе тәрбияләү, туган телебезне,  милли асылыбызны, татар халык җырларын саклау hәм онытмау.

Бәйрәм ахырында Сарытау милли татар автономиясе тарафыннан барлык катнашкан балаларга hәм әзерләүче укытучыларга дипломнар hәм бүләкләр тапшырды. Шушы матур бәйрәм Камил Алим улы Аблязов зур ярдәме белән узды.

Х.В. Кирасирова

2 Комментарии

  1. Исянмесез!
    А можно попросить вас прислать мне на е-мейл все фотографии с концерта? Я сама там выступала, хотелось бы на память сохранить фотографии :) Мой адрес [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*