enrutat
Баш бит / Саумы, имам-шагыйрь!
Саумы, имам-шагыйрь!

Саумы, имам-шагыйрь!

Башкортстанның Дүртөйле районы һәм шәһәре турында бер-бер мәгънәле сүз чыкканда анда туып-үскән, үзләрен сәяси һәм әдәби дөньяга мәңгегә таныткан Шәехзадә Бабич белән Наҗар Нәҗмине телгә алмый калмыйлар. Алар — үзләренең булмышы, дөньяга карашы һәм күпкырлы иҗаты белән һәр буынның күңел түреннән урын алган затлар. Ышанып әйтәм: әгәр Башкортстаныбыз тарихында бу ике шәхеснең берсе яралмаган булса, без бик күп нәрсәдән, аеруча мәгърифәттән һәм мәгълүматтан мәхрүм булыр идек. Ходай Тәгалә үзенең көчле нурларын без бәхетлеләргә алар аша җиткергән. Чиксез рәхмәтлебез!

Югарыда язганнарым — һәркем әйтер, тулы хакыйкать. Ә әле ул юлларны мин ни өчен китердем соң? Һич уйламаганда-көтмәгәндә минем кулыма туган авылым атамасы белән төрелгән “Тәкәрлек тарихыннан кайбер өзекләр” дигән китапның килеп керүе ташкындай этәргеч ясады. Авторы — Рәфыйк Галиев (әдәби тәхәллүсе — Габдрә­фыйк Тәкәрлек). Язмалары­ның жанрын ул “тарихи, дини һәм гыйльми шигырьләр” дип атаган. Үтә дә тыйнаклык саклап. Минемчә, бу әсәр – халык авыз иҗатының ХХI гасырда безнең төбәктә туган иң югары үрнәге. Автор буларак, ул үзе белән шулай таныштыра: 

Рәфис хәзрәттән соң булгандыр
Шушыны язган мулладыр,
Ике мең җидедән имамдыр,
Мал табибы булгандыр.

Тәкәрлек авылында — башлангыч, Гөбеле­көчектә җиде­ел­лык һәм Дүртөйледә 1нче татар урта мәктәбен тәмамлаган Рәфыйк Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында ветеринария табибы һөнәре ала. Ул никадәр үрнәкле укучы һәм талиб, азак килеп үз һөнәренең остасы булмасын, хәтта дин юлында зур белемнәр эстәмәсен һәм якташларының олы абруе белән файдаланмасын, якташлары Ш. Бабич белән Н. Нәҗми дәрәҗәсеннән ким булмаган (!) поэма тудырыр лабаса бу бәндә, дип фаразлаучы булмагандыр. Иманым камил: Ходай Тәгалә Әхмәтзәки ага белән Факия апаның дүрт кыздан соң төпчек булып туган Рәфыйкка кешеләргә хезмәт итәргә тиешле шигърият таланты да биргән. Монысы — хак! Егет күңеленнән Габдулла Тукайны ятлап йөргән, ул чорда басылган шигърият үрнәкләрен дә сеңдерә барган, хәтта үзе күпмедер дәрәҗәдә югары уку институтларында татар теле буенча филологлар ала торган белемне дә үзләштергән. Монысы да — бәхәссез, чөнки образлар белән эш иткәндә иң төп сүзләр сайлау — аның ышанычлы кагыйдәсе. Автор үз туган авылы Тәкәрлекнең барлыкка килү тарихын үзлегеннән өйрәнгән. Быел июльдә аңа нигез салынуга 270 ел тула икән. Ул нәрсәдән башланган?

Казан яктан җирсез халык,
Типтәр татар килгән монда.
Сазлык җире биргән аңа
Башкорт морза.

Түләрсең дип егерме тиен
Һәр елында капка саен.
Төзегәннәр килешүне үзләренчә,
Кертеп шунда балык, маен.

Авылның тарих башы —
Мең җиде йөз кырык сигезенче елда.
Тәкәрлекләр — сазлык кошы,
Бихисап күп булган анда,
Шуңа күрә авылны да
“Тәкәрлек” дип атаганнар.

Өч кенә строфа шигъри юлларда күпме гыйльми фактлар: ата-бабаларыбыз Казан артыннан күченеп килгән, аларга урындагы башкортлар билгеле килешү буенча җир бүлеп биргән. Килүчеләр сазлык дип тормаган, җәһәт кенә сазлыкларны киптереп, агач-куаклардан арындырып, киләчәктә яшәячәк авылга нигез сала, ә авылның атамасы биредә меңнәрчә ел сайраган коштан алынган. Бары да фәнни нигезләнгән дип кем әйтмәс?! Игенчелек белән шөгыльләнергә юл ачылган һәм ул әле дә дәвам итә. Менә бит дөнья ничек!Бүгенге һөнәреннән чыгып, ә Рәфыйк Тәкәрлек авылының имам-хатыйбы, авыл төзүдә, халыкны агартуда күп көч салган дин әһелләренең хезмәтен барлый.

Унтугызынчы гасыр башы,
Булган мулла Габидулла.
Йорты булган юан нарат,
Әл дә тора, булмый харап.

Менә бу чын дөреслек, чөнки өч гасырдан күбрәк вакыт үтсә дә, Габидулла мулланың исеме бүген дә халык телендә яши, ә инде нарат йорты бернинди җил-давылга да бирешми, авылыбыз күрке булып кала — авылыбыз Кремле булып! Менә бит Тәкәрлек дөньясы ничек! Әйткәндәй, Рә­фыйк хәзрәтнең туып-үскән һәм әле дә яшәгән йорты Габидулла мулланың йөз елларгача салынган данлы Кремленнән берничә өй аша гына. Бу факттан билгеле нәтиҗә чыгару да, минемчә, урынлы булыр кебек.Автор авылның, елларның һәм чорларның нинди булуына карамастан, мулласыз яшәмәгән­леген исбатлый. Әйтик:

Еллар уза, дөнья туза,
Комиссарлар динне кыса,
Киселәләр манаралар,
Муллаларны утырталар.

Бу җәһәттән автор минем әти язмышын да читләтеп үтми. Әйе, ул да төрмәдә утырып чыга, ләкин авыл бервакытта да иманын, динен югалтмый.Авыл мулласыз тормады,Җеназа, никах укылды.Исемнәр дә кушылды, — ди авторыбыз.Һәм коммунизм төзегән чорда дин әһелләренең авыл халкы белән кулга-кул тотынышып калуын сурәтли, курку-өркү белмәс муллаларның хезмәтенә дан җырлый. Ә инде үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларыннан башлап бүгенгәчә Тәкәрлекнең яңа дини сулыш алуын хыялның тормышка ашуы итеп карый. Авылда өр-яңадан манаралы мәчет төзелә, зират тимер койма белән әйләндереп алына.

Барлык бу эшләрдә авылның карты да, яше дә бик теләп, Аллаһ хакы өчен катнаша. Ә инде автор исемләп киткән дистәләгән авылдаш, әйтер­сең лә, Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Юк, алай түгел, алар Аллаһның ризалыгы өчен тырышкан, үткәндәге хаталар өчен Ходайдан гафу үтенгән. Менә бит ничек!Аерым рәвештә “Кушаматлар” бүлегенә тукталасы килә. Әйе, безнең авылда гомер-гомергә һәр йортта анда яшәүчеләрнең кушаматы булды. Безнең автор исә аларның бик тә урынлы һәм нигезле булуын раслый. Чөнки һәр кушамат аның хуҗасына килешеп тора һәм тормышта тоткан урынын билгеләр чиккә барып җитә. Мәсәлән, Тәкәрлек авылындагы дүрт йортта Рәхимҗан исемле абыйлар яши. Алар хакында сүз барганда бер-берсеннән ничек аерырга? Бик ансат: берсе — “Күгәрчен”, икенчесе — “Ябалак”, өченчесе — “Бүдәнә”, дүртенчесе — “Карчыга”. Юк, бу кушаматлар тавыш бирү юлы белән тагылмаган, бәлки ошбу кошларның холык-фигыле Рәхимҗаннарның кайсысына туры килүенә карап бирелгән. “Үрдәк”, “Кытай”, “Бүре”, “Шома”, “Бәтәри”, “Бүән”, “Барон”, “Академик”, “Сүрәтән”, “Кәпәй”, “Әскан”, “Пәрәмәч”, “Трай”, “Мәзәк”, “Крендер”, “Әхмәш”, тагын әллә күпме кушаматлар бар әле. Автор әйтүенчә, аларның барысын да Тәкәрлек кешесе генә аңлыйдыр.

Әйе, Тәкәрлектә яшәгәннәр шаян һәм зирәк булган.Габдрәфыйк Галиев бик зур бүлекне совет чорының зур казанышы булган, ләкин инде тарихка күчеп баручы авылдагы күмәк хуҗалык итү елларын күз алдына бастыра. Аталышы да ничек бит: “Колхоз турында әкият”. Белүебезчә, әкиятләр ерак үткәннәрдән, ягъни тарих төпкеленнән килә. Әмма безнең авторыбыз якын кичәгене, ниндирәк килештә булса да, әле дәвам итәчәк бүгенгене әкият итеп сурәтләүгә бик оста рәвештә ирешкән. Үткән гасырда яңа авыл, яңа тормыш төзегәннәрнең бик күбесе дөнья куйган, әмма автор аларны “уята” һәм авылның мәңгелек тарихы елъязмасына кертә, аларга дан җырлый. Колхоз рәисләре, бригадирлар, белгечләр, бик күп гади колхозчыларның исемнәре бүгенге буын кешеләренә бик тә якын кабул ителә. Кыска гына бу язмада аларны барлау һич мөмкин түгел. Шулай да бик күп еллар буе авылыбызның йөзек кашы булып торган Фәрвәҗетдин абзыйга багышланган юлларны китерми калу зур гөнаһ булыр иде:

Сугышса да, талашса да,
Фәрвәҗгә баралар,
Аның кебек акыллылар
Бик сирәктер, балалар.

Депутат һәм бригадир
Галиәкбәр улы ул.
Авыл өчен прокурор
Һәм судья да булды ул.

Автор дистәләгән авылдашының якты рухына бик тә җылы юллар багышлаган. Моның белән ул дөньядан киткән изге күңелле, эшсөяр, итагатьле һәм инсафлы ветераннарның яшь буыны тарафыннан зур савап ала, авылдашларының олы рәхмәтенә күмелә. Авторның “әкияте” бүгенгебезне тарихи шәхесләр үрнәгендә тагын да матуррак, эчтәлеклерәк итүгә өнди.Китапның кайсы гына битен ачсаң да, авторның үз сүзе, үз фикере белән очрашасың. “Шәҗәрә”, “Кара миләш, кызыл миләш”, “Соңгы солдат”, “Тәкәрлек киленнәре”, “Сагыну” — бу шигырьләрнең һәрберсе өр-яңа тавышка ия. Ирексездән уйлыйсың: бу фикер берәр шагыйребездә булмадымы? Юк, әлбәттә, шуңа күрә теге яки бу шигырьне кабаттан укыйсың. Шул исәптән “Башкортстан” шигырен дә. “Дуслыкны һәрчак саклап, ныклыгын шуның аклап” дигән юлларны укыгач, ирексездән Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев искә төшә:

Син башкорт дип, син татар дип,
Әрләшмәек, туганнар….
Башкорттан да, татардан даУ
рыс туа — Вәт бәла!

Менә кайда мәсьәлә!Хәзер Рәфыйк Галиевка мөрәҗәгать итик, ул бөек шагыйребез итәгенә ябышмый, әмма үзенең сүзен бик ачык итеп әйтә:

Мин үзем бит башкорт түгел,
Ә башкорт минем күңел.
Шунда туып үскәнгәме,
Әллә суын эчкәнгәме?!

Минемчә, бу юллар Башкортстанда яшәүче без татарларның бик күбесенең сүз белән аңлатып җиткерә алмаган күңел хакыйкатедер.Алда әйткәнебезчә, Рәфыйк — тәүге белеме һәм һөнәре буенча ветеринария табибы. Филология һөнәрчеләренә дип махсус аталмаса да, авторның “Дүртөйле диалекты” шигыре аерым игътибарны җәлеп итә. Тел гыйлемебездә андый атама белән очрашканыбыз юк иде бит, әмма Рәфыйк Галиевның ачышы белән танышмый мөмкин түгел.

Тукай телем минем —Тукай теле,
Торган җирем минем —Башкорт җире….
Татар-башкорт каны
Тәнемдә минем.

Шуңа күрә сөйләшү дә
Безнең якта,
Бер-береңне аңлашу да.
Татарча да, башкортча да…

Чиста татар “Кирәкми” ди,
Башкортларда “Кәрәкмәй”,
Ә безнеңчә “Кирәкмәй”.
Менә сиңа, менә мәй!

Татарлар “башкорт” диләр,
Башкортлар “татар” диләр,
Урысларга барыбер —
Безне ул аермыйдыр.

Безнең сөйләшү башкача —
Ни татарча, ни урысча,
Ни башкортча, ә үзенчә —
Безнең сөйләшү Дүртөйлечә.

Менә ничек икән: “Дүртөйле сөйләше, Дүртөйле диалекты”. Саф әдәби язмабыз Рәфыйк Галиевның ачышын, бәлки, кабул да итмәстер. Әмма үз туган авылы, аның кешеләре, тарихы һәм бүгенгесе турында үз исәбенә олы бөтен китап чыгарырга җөрьәт иткән икән, моны ничек бар, фәкать шулай кабул итәргә кирәктер. Дүртөйле сөйләшенең үрнәкләренә карап, әдәби телебезнең грамматикасына нөхсанлык килмәс дип ышанам. Буыннан-буынга килгән һәм татарның, һәм башкортның уртак җимеше дип кабул ителергә хаклыдыр “Дүртөйле диалекты”.Китап “Тәкәрлек тарихыннан кайбер өзекләр” дип аталса да, ул авылның 270 еллыгына байкау гына түгел, бәлки дөньяви мәсьәләләрне туган ягы һәм аның кешеләре аша күтәрә һәм замандашларыбыз өчен дин әһеле бик изге эш башкарган. Шигърият югарылыгында! Шуңа да мин авторга киләчәк иҗатында һәм хезмәтендә уңышлар теләп: “Саумы, имам-шагыйрь!” — дип дәшәм һәм язмамны авторның гыйбарәле чакыруы белән тәмамлыйм. Ул шулай яңгырый:

Безгә, гади халыкка,
Омтылырга хаклыкка,
Ислам динен өйрәнеп,
Яшәү шуны кулланып.

Равил Карамов.
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*