tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Саумысез, милләттәшләр!” бәйрәме узачак
“Саумысез, милләттәшләр!” бәйрәме узачак

“Саумысез, милләттәшләр!” бәйрәме узачак

2 май көнне Арча районы Ташкичү клубында “Саумысез, милләттәшләр!” дигән зур бәйрәм уздырылачак. Кичәдә Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган артистлары Вил Усманов, Закир Шаһбан, Вәис Бәйрәмов, Хәйдәр Гыйльфанов, “Татар моңы” халыкара җыр конкурсы лауреатлары, Урал кунаклары һәм башкалар катнашачак.

“Татарстан – Урал: һәрвакыт бергә” күперенең нигезен чагылдырган әлеге чара мәдәниятебез тарихында һәм иҗтимагый фикеребез үсешендә тирән эз калдырган олы шәхес, күренекле дин эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин бине Баһаутдин бине әл Мәрҗанинең икенче туган ягы – Казан артының Ташкичү авылында уздырыла. Тукайлы, Мәрҗаниле, Мәһдиләре, Ахуновлары һәм башка санап бетергесез олуг шәхесләре булган бәрәкәтле як – Арча ягы! Чараны уздыруда Арча район хакимияте, аның җитәкчесе А.Ә.Нәзиров зур ярдәм күрсәтә.

Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсен ныклы дуслык, эчкерсез туганлык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Гомумән, Урал җире – ул телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен кадерләп саклаучы татар төбәге. Туганлык җепләре кайчандыр шахталарга дип эш эзләп киткән зимагурлар аркылы гасырлар аша сузылган. Ә рәсми хезмәттәшлек 1996 елда Екатеринбург шәһәрендә Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиллеген төзүдән башланып китте. Бүгенге көндә дә әлеге матур традиция яшәп килә. Агымдагы елның 20-21 июнендә Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев Татарстанга рәсми визит белән киләчәк. Очрашу вакытында Русиянең ике куәтле төбәге арасындагы үзара хезмәттәшлекне дәвам итү турында Килешүгә кул куелачак.

Татарстан җирендә, Арча төбәгендә шундый бәйрәм уздыру теләге Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге киңәшчесе, Свердловск өлкәсе “Урал татарлары” конгрессы рәисе урынбасары, Милли медиа-холдинг директоры, “Саф чишмә” газетасы мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллина башлангычы белән башланган иде. “Урал татарлары” конгрессы, Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге, бу башлангычны хуплап, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка һәм Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назировка мөрәҗәгать иттеләр. Аларның әйтеп бетергесез зур ярдәмнәре белән оештыру һәм әзерлек эшләре алып барыла.

Кадерле туганнар, дуслар! Барыгызны да 2 май көнне Арча районы Ташкичү клубында узачак “Саумысез, милләттәшләр!” дигән зур бәйрәмгә чакырабыз! Башлана – 17 сәгатьтә. Керү бушлай.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*