tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саяровлар гаиләсе
Саяровлар гаиләсе

Саяровлар гаиләсе

Быел җәйге айның матур көннәрендә, Самара өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында гомер итүче Саярова Гәүһәр Хафиз кызына 90 яшь тулды. Без аны матур гомер бәйрәме белән тәбрикләдек, изге теләкләребезне җиткердек, бүләкләдек.

Гәүһәр апа, Закир бабай һәм Минсрур әби Саяровлар гаиләсенә килен булып төшкәндә Закир бабай вафат, ә Минсрур әбигә 50 яшь була.

Гәүһәр апаның үз әнисе сугыш башланган елны, ә әтисе сугыш беткән елларны вафат була. Гаиләдә ятим булып алты бала кала: Сәрвәр, Габделбарый, Хаҗәр, Мәрьям, Габделхак, Гәүһәр һәм Ильяс. Габделбарый абыйсы сугышта билгесез югала. Өч апасы кияүгә чыга.

“Без өчәү-Габделхак, Ильяс энем бер-беребезне тәрбияләп яшәдек. Авыр булды. Әмма бирешмәдек, чыныктык. Габделхак брюшной тиф белән чирләде, чирне җиңде.

Сугыш елларында мәктәптә тырышып укыдым. Директор Сөйләйман абый, укытучы Гизаметдин абый укытучылыкка укырга керергә өндәделәр. Камышла пеучилищесына сынаулар бирдем, китергә җыендым. Мәрьям апа: “Нигә кирәк сиңа уку?”- диеп, туктатып калды. Хатын-кызлар өчен иң авыр эшне дә башкардым – урманда утын кистем. Елан күреп, куркып кайткач, хатын-кызларны җибәрми башладылар. Колхоз эшендә, мәктәп библиотекасында, авыл больницасында санитарка булып эшләдем ”- дип, сөйләде Гәүһәр апа.

Эшкә чыныккан, сабыр холыклы, уңган ятим кыз, биемен үз әнисе кебек кабул иткән.

Минсрур әбинең, Габдулла улына кадәр туган өч баласы үлә. Шуңа күрә, улы Габдулланы бик саклап үстерергә тырышкан. Тагын өч баласы туа: Хаҗәр, Гобәйдулла һәм Лотфулла.

Габдулла абый әнисен бик яраткан, гомер буе хөрмәт иткән, кадерләгән.

“Инәкәем белән бик тату тордык, бер сүздә булдык. Барлык эшне киңәшеп эшләдек. Ашка итне дә үзеннән бирдертә идем. Аның рөхсәтеннән башка бер җиргә дә бармадык, өйгә бер әйбер дә алмадык. Инәкәй сүзе минем өчен закон булды.

Бер олы табыннан салават өйрәнеп кайтып миңа да өйрәтте. Икенче табыннан, хөрмәтле абыстайдан, Фатыйха сүрәсен һәр җомганы 100 тапкыр укып теләк теләргә икәнлеген ишетеп кайтты. Әлеге көндә дә салаватны укыйм, һәр җомганы 100 Фатиха чыгам.

Ирем Габдулланың туганнарын хөрмәт иттем. Хаҗәр сеңелесе, ике баласы белән ирдән аерылып кайтып, 6 ай торгач, балаларын калдырып китте.

Аларны ун ел тәрбияләдем. Лотфулла туганының балалары да гел бездә иделәр. Үземнең алты бала. Ике көнгә бер мич тутырып күмәч салдым, көянтә белән су ташып керләр удым, колхоз эшенә йөрдем. Өйдәге, тавык та чүпләп бетерми торган эшләрне, бер зарланмыйча башкардым. Мин, барысын да шулай булырга тиеш, диеп яшәдем. Иремнең туганнарының туйларын уздырдык, өйләр салыштык, һәрвакыт ярдәм итеп тордык.

Инәкәем бәхиллеген биреп китте, балаларымны карашты, аларга яман сүз әйтмәде, ачуланмады, яхшы тәрбиясен бирде. Соңгы сүзе:”Бер әйберемне дә кешегә бирмә, үзеңә генә булсын,”- диде. Мин аңа гомерем буена рәхмәтлемен,”- диеп, сабыр гына сүзен дәвам итте Гәүһәр апа.

Гәүһәр апа биеме белән 35 ел гомер кичергән. Минсрур әбине гел яхшы сүз белән искә ала.

Габдулла абый кладовщик, бригадир, соңгы елларында ревизор булып эшләгән. Үзе җаваплы урынде эшләгәч, Гәүһәр апаны, кеше сүзе булмасын диеп, өйдә утыртмаган, колхозның бөтен эшендә дә катнаштырган. Габдулла абый 61яшендә авыр чирдән вафат була. Аларның алты баласы дөнҗяга килә. Менә алар:

1.Улы Гарифулла, килене Саҗидә, оныгы Ильяс һәм аның хатыны Айсылу, ике оныкчыклары-Камилә, Алинә. Алар каршы йортта, өч буын, бергә яшиләр.

Гарифулла улы колхозда инженер, килене Саҗидә почта бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Икесе дә лаеклы ялда.

2.Шәфигулла улы 24 яшендә авыр чирдән вафат булган. Аның кызы Лилия һәм ике оныкчыгы гаиләсе белән авылда яши. Гәүһәр әбисе һәм әтисенең туганнары белән аралашып тора.

3. Кызы Минҗәүһәр гаиләсе белән авылда яши. Минҗәүһәрдә ике бала һәм өч онык. Балаларының тормышлары читтә.

5.Кызы Кәүсәр 1 бала тәрбияләп үстерде, өч оныгы бар. Кызы гаиләсе белән авылда яши. Кәүсәр, ире Рәсих Мөҗәһит улы вафат булгач, ООО “Хәләл”не җитәкли.

6.Кызы Мәрвәр ике кыз бала тәрбияләп үстерде. Гаиләсе белән авылда яши. Бер оныгы бар.

Гәүһәр апа үзе, дүртенче улы Мөсифулла һәм килене Нурия белән 28 ел бергә яши.

“Мин балаларыма беркайчан да авыр сүз әйтмәдем. Гел ярдәм итәргә тырыштым, оныкларымны тәрбияләргә булыштым. Киленем Нурия дә балаларымны ачык йөз белән каршы ала, тәмле ризыгы белән сыйлый, дини бәйрәмнәр һәрвакыт бездә уза. Балаларым аш уздырса, алдан барып булыша, пешеренеп тә бара,”-дип шатланып сөйли Гәүһәр апа.

Өч ел элек оныгы Камил дә Ләйсән исемле авыл кызына өйләнде. Кызлары Наиләгә 2 яшь тулды. Бүгенге көндә бу зур гаилә дус-тату, матур тормышта яшәп яталар.

Гәүһәр апаны авылдашлар: “Бик сабыр, кече күңелле, чын мөселман хатыны. Андый кешеләр бик сирәк,”-дип сөйлиләр.

Кәүсәр Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*